30 ноябрь 2021 яңалыклары
-
Декабрьгә халык сынамышлары
Кышның беренче аена аяк бастык. Декабрь безне нинди һава торышы белән сөендерә, кыш нинди киләчәк? Яңа ел төне суык буламы, җылымы? Җаваплар - халык сынамышларында.
-
Наил Мәһдиев Әниләр көне уңаеннан тантаналы кабул итү уздырды
Тантаналар сараенда Әниләр көне уңаеннан шәһәр мэры котлау чарасында катнашты. Тантанага 24 хатын-кыз чакырылган иде. Алар – үзләрен төрле өлкәләрдә күрсәткән чаллылылар, күп балалы әниләр, тәрбиягә бала алган хатын-кызлар.
-
Бавырдан салат
Бәйрәмнәрне дә озак көтәсе калмады. Хуҗабикәләр якыннарын ни белән сөендерергә, өстәлгә нәрсә әзерләргә дип баш вата башлагандыр инде. Без тәкъдим итә торган рецептлар сезгә ярдәмгә килеп, табыныгызга үзенчәлекле ямь өстәр дип уйлыйбыз.
-
Алия Солтанова: «Италиягә киткәнемә бер дә үкенмим»
Кайда гына яшәсәләр дә, милләттәшләребез җәмгыятьтә үз урыннарын табалар. Чит телләрне дә өйрәнәләр, менә дигән итеп эшлиләр дә, әмма туган телләрен онытмыйча, Ватаныбыз белән горурланып яшиләр. Чираттагы героебыз – Алия Солтанова. Ул Италиядә гомер кичерә. Газетабызның инстаграмдагы аккаунтында аның белән турыдан-туры эфирда аралаштык.
-
Чаллы ИТ-паркында Халыкара идеяләр һәм технологияләр фестивале узачак
3 һәм 4 декабрьдә Чаллы ИТ-паркында Милли технологик инициатива Түгәрәк хәрәкәте идеяләре һәм технологияләре фестивале узачак. Чара Фән һәм технологияләр елы һәм Россиядә түгәрәк хәрәкәтенең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында үткәреләчәк.
-
«Ел студенты-2021» конкурсында катнашыгыз!
Чаллыда «Ел студенты-2021» шәһәр конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады.
-
Шәһәрдә таләпләр артты, пассажирлар кимеде
QR-контроль кертелү сәбәпле, җәмәгать транспортында, нигездә, өлкән яшьтәге кешеләр җәнҗал куптаралар. Әйтергә кирәк, бу очракта Чаллыда яшьләр тәрбиялерәк һәм тыйнаграк булып чыкты. Бу һәм башка мәсьәләләр турында безгә «Пассажирские перевозки» компаниясе җитәкчесе Николай Тятюшкин сөйләде.
-
«Нур» яшьләр үзәге «Яшьләр вакыты» Бөтенроссия яшьләр казанышлары премиясенә дәгъва кыла
Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык 2021 елның 25 октябреннән 14 декабренә кадәр «Яшьләр вакыты» Бөтенроссия яшьләр казанышлары премиясе үткәрә. Премиягә дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыручы органнар җитәкчеләре һәм белгечләре, яшьләр лидерлары, яшүсмерләр, педагог-остазлар, инклюзив иҗтимагый инициативалар авторлары чакырылган иде.
-
Хәрби хезмәткә чакырылучы чаллыларның күбесе шефлыкка алынган хәрби частьләргә җибәрелә
Чаллыда 2021 елның язгы чакырылышына әзерлек 2020 елның ноябрендә башланды. Шәһәрнең хәрби комиссариатларында хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле гражданнарны өйрәнү планы төзелде һәм расланды, чыгарылыш курс студентларын чакыру графигы расланды.
-
Туган көне алдыннан Виктор Гончаров шахмат буенча Чаллы чемпионатында җиңде
Россиянең атказанган тренеры, Чаллы шахмат клубы директоры, халыкара арбитр Виктор Иванович Гончаров 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
-
Чаллыда гражданнарны хәрби исәпкә кую тулы күләмдә үтәлгән
Чаллы шәһәрендә гражданнарны хәрби исәпкә кую «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында» Федераль законы нигезендә башкарылды.
-
Чаллыда ОРВИ белән авыручылар саны атна эчендә 80 процентка арткан
Бу күрсәткеч күпьеллык уртача күрсәткечтән өч тапкыр артык.