Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы кешесе кибеттән кыйммәтле 11 колбаса урларга маташкан

Супермаркеттан урлау очрагы ЗЯБ бистәсенең 15 нче комплексында булган. Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/02/170797/

(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Чаллыда яшәүче кибеттән кыйммәтле 11 колбаса урламакчы булган. Бу хакта сак оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичә кич ЗЯБ бистәсенең 15нче комплексында ир-ат спорт костюмында супермаркетка кергән һәм колбасалар куелган суыткычына юнәлгән.

Ир-ат кыйммәтле 11 колбаса алып, курткасына яшергән һәм чыгу юлына юнәлгән. Кибет хезмәткәрләренең берсе ир-атны туктатырга тырышып караган. Алар сугыша башлаган, ир-ат берничә тапкыр хатын-кызга суккан һәм үтерү белән янаган.

Биш минуттан вакыйга урынына сак хезмәте килгән, ир-атны җиргә яткырганнар һәм кулына богау салганнар. Ир-атны полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/02/170797/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев