Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы кешесен Ватан сугышы орденын законсыз сатып алган өчен хөкем итәләр

Чаллы кешесен II дәрәҗә Ватан сугышы орденын законсыз сатып алган өчен хөкем итәчәкләр. Бу хакта шәһәр прокуратурасында хәбәр иттеләр.

55 яшьлек Чаллы кешесен СССР дәүләт бүләкләрен законсыз сатып алуда гаеплиләр.
Тикшерү фаразлары буенча, ир-ат СССР дәүләт бүләкләрен алу һәм куллану турында билгеләнгән тәртипне белә торып, Интернеттан II дәрәҗә Ватан сугышы ордены сатылу белдерүен тапкан һәм сатучыга аны алу турында хәбәр иткән. Бүләкнең чынлыгына ышангач, ул ачыкланмаган кешегә биш мең ике йөз сум акча күчергән. Посылка алгач, аны почта бүлеге янында полиция хезмәткәрләре тоткарлаган.
Ир-ат үз гаебен тулысынча таныган.

 

http://maydan.tatar/chally-keshesen-vatan-sugyshy-ordenyn-zakonsyz-satyp-algan-ochen-xokem-iteler/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X