Чаллыда «Кама ярыммарафоны»нда катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда «Кама ярыммарафоны»нда катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды

Шәһәрдәшләребездән гаризаларны 1 августка кадәр кабул итәчәкләр.

7 августта Чаллыда «Кама ярыммарафоны» ярышлары үтәчәк. Катнашучылар 3 км, 10 км, 21 км дистанцияләрдә җитезлекләрен сыный алачак. Иң яшь спортчыларны TIMERKIDS забегы көтә.

Йөгерешләргә «КАМАЗ» футбол стадионында старт бирү күздә тотыла. Ярышларда сәламәтлекләре ягыннан чикләүләре булмаган теләге булган һәркем катнаша ала. Шәһәрдәшләребездән гаризаларны 1 августка кадәр кабул итәчәкләр. 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


спорт

Нет комментариев