Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы кызы Вероника Лазарева: “Могҗизага ышанырга кирәк”

Вероника Лазарева исеме шәһәрдәшләргә яхшы таныш. Кулларсыз һәм аякларсыз туган бу кыз ятимнәр йортында тәрбияләнгәндә моңлы җырлап, зал тулы тамашачыларны елатты. Соңрак төрле бәйгеләрдә җиңү яулады. Хәзер җыр, рәсем ясау, җырлар язган Верониканы Россиядә дә беләләр. Ул “Россиянең бөек кешеләре” бәйгесенең номинанты булды. “Татарстан энҗесе” республика бәйгесендә җиңде. Төрле бәйге, фестивальләрдә җиңүен раслаган диплом, Мактау грамоталары бихисап. Вероника белән сөйләшкәч, миндә тормыштан бер сәбәпсезгә зарланучы аяк-куллы кешеләрне кызгану хисе туды. Һәр туган көнгә сөенеп, иҗаты белән кешеләрнең тормышын бизәргә омтылучы Вероника Лазарева – күпләргә үрнәк.

Вероника кулларсыз һәм аякларсыз туа. Акушерка аның әнисенә: “Балагыз инвалид, озак яшәми”, - ди. Кулында нәни кызы булган ялгыз ананы бу хәбәр куркыта һәм ул баласыннан баш тарту турында гариза яза. Әмма, бала исән-сау кала һәм ятимнәр йортында үсә. 7 елдан соң ана кызы белән очраша. Бу кинодагы кебек вакыйга. Татьяна газетада ятимнәр йорты турында язма укый, рәсемдәгы кызны -  үз баласын танып ала. Бу еллар эчендә кызын уйлап яшәгән ана шуннан соң бала тудыру йортына бара. Анда балага Вероника исеме кушылуын раслыйлар, кызның дәүләт учреждениесендә яшәвен дә әйтәләр. Берничә айдан Татьяна кызын гаиләсенә алып кайтырга карар кыла. Бу вакытта ул икенче тапкыр кияүгә чыгып, малай тапкан була. Аның ире Дмитрий: “Баланы алып кайтабыз. Аңа безнең янда яхшырак була,” - ди. Игелекле ир Вероникага үзенең фамилиясен дә бирә. Кыз якыннары янына кайтканда мөстәкыйльлеккә өйрәнгән була инде.
– Мин ятимнәр йортында күп нәрсәгә өйрәндем. Башта үзем киенә, аннары кечкенә балаларга киенергә булыша идем. Кечкенәдән авырлыкларны җиңеп яшәдем. Аяк киеменең замогын күтәрү, шнурлар бәйләү, савыт-саба юу – исән кешеләр өчен бу гадәти күренеш булса, минем өчен чираттагы сынауны уңышлы үтү булды. Бервакыт миңа чәч тарау һәм ручка тотып язу өчен җайланма бүләк иттеләр. Ул бик җайсыз иде. Шуңа күрә мин чәчемне үземчә тарадым. Аннары балаларга гына түгел, тәрбиячеләремә дә прическалар ясый идем. Минем җырлавымны беләсез инде. 5 яшь тулгач, сәхнәдә җырның сүзләрен онытыр дип, студиядә җыр яздырдык. Зур залда протезларыма шарлар бәйләп, “Антошка”ны җырларга чыктым. Шул шарлар белән очып китүдән куркып, җырны тиз-тиз башкаруым әле дә хәтердә”, – ди. 
Ятимнәр йортында тәрбияләнүчеләрның барысы да гаиләле булырга хыяллана. Алар ятимнәр йорты  директоры Әлфинур Зыятдинованы әни дип йөртә иделәр. Әлфинур ханымның киңәше белән Вероника яңа ел алдыннан Кыш бабайга әти-әнисе, апасы һәм энесе  турында хыяллануы хакында хат яза. Аллаһы Тәгалә кызның теләген ишетә. Моҗизалы яңа ел кызны бәхетле итә. 7 ел буена кызының уңышларын газета битләреннән һәм телевизор аша күзәтеп барган Татьянаның төннәр буе кызын сагынып елавын күргән Дмитрий баланы кичекмәстән алып кайтырга куша. 
“Мин өйгә кайтканда туңдырманың ни икәнен белми, утсыз йокларга да курка идем. Әни белән беренче тапкыр урамга чыккач, мин коляскадан төшкәч, карның шыгырдау үзлеген белдем, аның салкынын сиздем. Карга күбәләк кебек чумуымны күргән әнием, миңа карап елады. Бу хәтеремдә уелып калган мизгелләрнең кайберләре генә”, – ди Вероника.
Өйдә ул үз көченә тагын да күбрәк ышана. Ризыкны җылытырга, чәй ясарга, ботка пешерергә, тузан суыртырга өйрәнә. Әнисенә энесен тәрбияләргә дә булыша. Карандашлар һәм майлы буяулар белән рәсем ясый, компьютер графикасын үзләштерә. Кызның бүлмәсендәге диварларда диплом һәм мактау грамотлары бик күп. Ул бәйгеләрдә синтезаторда үзе уйнап, үзе җырлый. Тамашачыларның кайберләре моңа ышанмый, фонограмма уйныйдыр ди. Әмма көчле рухлы кыз, мондый фикерле кешеләргә үч итеп җиңү арты җиңү яулый.  “Һәр кешедә талант бар. Аны үстерә белергә генә кирәк. Миңа юлымда гел яхшы кешеләр генә очрады. Балалар иҗат үзәгендә Ләйлә Медведева мине дөрес җырлау серләренә төшендерде. Бервакыт  ул миңа синтезаторда “Маленькой ёлочке холодно зимой” дигән җырны уйнарга өйрәтте. Ул кичтә көйне уйнарга өйрәнмичә, йокларга ятмадым. Икенче көнне клавишаларга туры килүемне күреп, укытучымның исе китте. Шуннан бирле күп вакытым синтезатор янында үтә”, – дип иҗат белән шөгыльләнүе турында дәртләнеп сөйли ул.
Вероника җырларга бик ярата. Аның репертуарында “Санта Лючия”, “Титаник”, “История любви” һәм башка җырлар бар. Хәзер ул репертуарын үзенең җырлары белән баета. 
Вероника яңалыкка омтыла, үзен төрле өлкәләрдә сынарга ярата. Физик мөмкинлекләре чикле кызлар арасында узган “Татарстан энҗесе – 2016” бәйгесендә җиңде. “Бәйгенең финалы көтелмәгәнчә булды, мин таҗымны оныта яздым. Бу көнне тормышымда тагын бер могҗиза булды. Баш очымда төрле төстәге фейерверк шартлады. Бу минем өчен йолдызлы сәгать булды”, – дип, ул вакыттагы кичерешләрен яңарты. Жюрида эшләгән җырчы Сати Казанова Верониканың финалдагы җырын елый-елый тыңлый. Ә “ВИАГра” төркеменең экс-солисткасы Анна Седокова аны үзенең студиясенә җыр яздырырга чакыра. Ул аңа уңайлы коляска да бүләк иткән. Бу җырчылар хәзер дә Вероника белән аралашып, аның иҗатын күзәтеп баралар. 
Вероника могҗизага ышанырга кирәк дип саный. Ул үзе кебек мөмкинлекләре чикле кешеләр белән “Әкият” курчак театрында концерт куя. “Концертны тиешле дәрәҗәдә уздырырга ТР мәдәният министрлыгы, “Әкият” курчак театры җитәкчеләре  ярдәм итте”, – ди ул. “Игелекле кешеләр” проекты белән Сочи, Санкт-Петербург шәһәрләрендә булган.  
Вероника бүгенге көндә үзе кешеләргә киңәшләре белән ярдәм итә. Тәҗрибәсен уртаклаша. Әйтик, теләге булганнарны рәсем ясарга да өйрәтә. Вероника йөзә, парашюттан да сикергән. “Әйтеп аңлата алмый торган хисләр кичердем. Бик рәхәт булды”, –  ди.
Бүгенге көндә ул җырлар яза. “Үземнең иҗатым белән тирә-юньдәгеләргә рәхәт мизгелләр бүләк итүдән ямь табам. Кешеләр миннән яхшы энергия, тормышка дәрт алырга тиеш. Мин үземне кызганган кешеләрне яратмыйм. Без кул-аяклы кешеләрдән ким түгел, тырышлык һәм ярдәм кулы сузучылар, янәшәңдә кадерле кешеләрең булганда хыялларга ирешеп була. Моңа үз мисалымда инандым”, – ди Вероника. 
Шатлыктан күзләре очкынланып торган Вероника бүгенге көндә үзен бик бәхетле дип саный. Аның янында әнисе. Ул апасының Юлианна белән Арина исемле кызлары белән уйнарга ярата. Әтиләре кинәт вафат булгач, Вероника әнисе белән Казанга күчкән.  Башкалада физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен уңайлыклар һәм игелекле кешеләр күбрәк булса да, Чаллыны сагына. Үз вакытында тормыш сынауларын җиңеп чыгарга ярдәм иткән шәһәрдәшләргә рәхмәтле ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшьләр сәләтле балалар

2
X