Сәләтле балалар тег белән яңалыклар
-
Аяз – милли җанлы малай
«Адымнар» полилингваль гимназиясенең 6нчы сыйныф укучысы Аяз Әскәров – шәһәребезнең сәләтле балаларының берсе. Язучы, драматург Аяз Гыйләҗев исемен йөрткәнгәдер инде, ул кечкенәдән татар шигъриятенә, нәфис сүзгә гашыйк. Башта балалар бакчасында шигырьләр сөйләп тыңлаучыларны сокландырды. Аннары 33нче мәктәпкә укырга кергәч, җиңү арты җиңү яулады. Портфолиосындагы диплом һәм мактау грамоталары, рәхмәт хатлары бик күп аның.
-
Кечкенә рәссамның – зур хыяллары
Аның иҗатын инде ике ел рәттән республика күләмендә иң югары бәягә лаек дип табалар. Сүзем, әле күптән түгел генә Татарстанда үткән XII нче ачык арт фестивальдә кабат уңыш казанган яшь шәһәрдәшебез, 52нче мәктәпнең 5 «б» сыйныфы укучысы Камилә Вәлиәхмәтова хакында. Жюри әгъзаларын ул үзенең «Канатлы дусларыбыз» сурәте белән таң калдыра.
-
Алинә Солтанова: «Туган тел – дөньяга ачкыч ул»
Аның хыялы - фарсы култыгына сыенып утырган дөньяның иң заманча шәһәрләренең берсе Дубайда үз матурлык салонын ачу. Сүзем «Сәләтле балалар» рубрикасының чираттагы герое - 16 яшьлек шәһәрдәшебез Алинә Солтанова хакында. Зур хыялларга юл кечкенә адымнардан башлана. Булачак татар эшмәкәре дә инде теләген тормышка ашыру өчен азмы-күпме тир һәм акыл көче түккән.
-
Чаллы кызы Вероника Лазарева: “Могҗизага ышанырга кирәк”
Вероника Лазарева исеме шәһәрдәшләргә яхшы таныш. Кулларсыз һәм аякларсыз туган бу кыз ятимнәр йортында тәрбияләнгәндә моңлы җырлап, зал тулы тамашачыларны елатты. Соңрак төрле бәйгеләрдә җиңү яулады. Хәзер җыр, рәсем ясау, җырлар язган Верониканы Россиядә дә беләләр. Ул “Россиянең бөек кешеләре” бәйгесенең номинанты булды. “Татарстан энҗесе” республика бәйгесендә җиңде. Төрле бәйге, фестивальләрдә җиңүен раслаган диплом, Мактау грамоталары бихисап. Вероника белән сөйләшкәч, миндә тормыштан бер сәбәпсезгә зарланучы аяк-куллы кешеләрне кызгану хисе туды. Һәр туган көнгә сөенеп, иҗаты белән кешеләрнең тормышын бизәргә омтылучы Вероника Лазарева – күпләргә үрнәк.
-
Кәшәкәле кыз
Хоккей - ир-егетләр уены дисәләр дә, шәһәрдәшебез Регина Галиева бу спорт төрен сайлавына бер дә үкенми.
-
Альмира – милләтебез горурлыгы
Гали Акыш исемендәге 84нче лицей укучысы Альмира Насыйфуллина “Шаян ТВ” телеканалына барып кайтты. Кызны анда “Ак калфак” республика татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы уздырган дүртенче Бөтенроссия “Ак калфак” укучы кызлар бәйгесендә катнашып, җиңгән өчен чакырдылар. Альмира 100 дән артык туташ арасыннан финалга үтте.
-
Таңсылуның кулларыннан гөлләр “тама” (+фотолар)
Шәһәрдә талантлы балалар бик күп. Алар - гаиләсенең генә түгел, мәктәпнең, шәһәрнең горурлыгы. Мулланур Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясенең 7нче сыйныф укучысы Таңсылу Ганиева шуларның берсе.
-
Айгөл – иң яхшы футболчы
Чаллының “Төзүче” командасы футболчылары 2010-2011 елгы кызлар арасында футбол буенча “Күн туп-2021” Бөтенроссия ярышларында җиңү яулады. Футбол ир-егетләр уены булса да, аны кызлар да ярата. Финалга 16 команда чыккан иде.
-
Эшлим дигән кешегә эш бар
Җәйге вакытта эшкә урнашкан укучылар һәм студентлар көненә ике сәгать эшләп, аена 5 меңнән артык хезмәт хакы алалар. Аның 3198 сумын предприятие түли, 2250 сумы – материаль ярдәм.
-
Тумыштан жокей Дамир
“Муеннарын алга сузып атлар чаба. Колак төбендә тояк тавышы. Ул күңелгә ашкынулы моң булып ята. Татар моңының, татар җыруының чишмә башы, мөгаен, болыннарда уртлап йөргән тайлар кешнәвенә, чабышкыларның тояк чыңына, сызгыра-сызгыра ат эчергән егет-җиләннең күңел кылларына барып тоташадыр. Юкка гына, ат - ир кешенең юлдашы да, моңдашы да, димәгәннәрдер борынгылар.” (Марат Әмирханов, “Тояк эзе” романыннан)
-
Безнекеләрне бел!
“Орион” яшьләр үзәгенең тәрбияләнүчесе Алия Норова мәктәп укучылары өчен социаль проектлар конкурсында җиңде.
-
Булат – велоспортта чемпион
Чаллы егете Булат Хәмитов Россия күләмендә үткәрелгән велоспорт ярышында икенче урынны яулады. Әлеге ярыш Самара шәһәрендә 4 көн дәвам итте. Анда Новосибирск, Самара, Төмән, Мәскәү, Краснодар һәм башка бик күп өлкәләрдән 19 яшьтән алып 22 яшькә кадәр спортчы катнашты.
-
Казанга “Зур тәнәфес” бәйгесендә җиңүчеләр әйләнеп кайтты
Кырымнан Казанга «Зур тәнәфес» конкурсында Татарстан җиңүчеләре кайтты. Яшь татарстанлыларны ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов каршы алды.
-
Рената Шагалиева: «Татарча язылган открыткалар булырга тиеш!»
Рөстәм Миңнеханов бизнес-оешмалар белән очрашканда, Чаллыдан 16 яшьлек Рената Шагалиева үзенең бизнесы турында сөйләп барыбызны да шаккатырды. Ул открыткалар сату эшеннән 120 мең сумга якын керем алган. Рената моңа «Эшмәкәрлек фабрикасы»нда укыганда ирешкән.
-
Адилә – иң яхшы хэндлер
Күптән түгел Казанда беренче тапкыр «Агро-волга-2021» халыкара агросәнгать күргәзмәсе үтте. Аның кысаларында голштин-фриз токымлы мөгезле эре терлекләр конкурсы узды. Күргәзмәгә кадәр республика хуҗалыкларында нәселле сыерлар, таналар һәм бозаулар сайлап алу этабы булды. Күргәзмәдә катнашкан 93 баш малны Венгриядән килгән халыкара эксперт Шебек Тамаш бәяләде.