Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры Яңа ел белән котлый

Аның мохите могҗизалар һәм теләкләрнең чынга ашуын көтү, туганнар һәм якыннар белән очрашу шатлыгы, яхшы үзгәрешләргә өмет һәм киләчәккә ышаныч белән сугарылган.

Хөрмәтле чаллылылар!

Һәрберебез өчен Яңа ел – үзенчәлекле бәйрәм. Аның мохите могҗизалар һәм теләкләрнең чынга ашуын көтү, туганнар һәм якыннар белән очрашу шатлыгы, яхшы үзгәрешләргә өмет һәм киләчәккә ышаныч белән сугарылган. Бу – узып баручы елга нәтиҗәләр чыгара һәм планнар кора торган вакыт.

2021 елда без сезнең белән пандемиянең шәһәр икътисадына йогынтысын киметү өчен күп көч куйдык. Яр Чаллы федераль, республика һәм муниципаль программалар буенча барлык йөкләмәләрне дә үтәп, елны лаеклы төгәлләде.

320 мең кв.м. торак, ике яңа мәктәп, өч балалар бакчасы, 88 ишегалды территориясен реконструкцияләү, 144 күп фатирлы йортны ремонтлау, җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү, юллар һәм социаль объектларны ремонтлау уңышлы эш нәтиҗәсе булды.

Бу казанышларның барысында да сезнең хезмәтегез өлеше бар. Шәһәр предприятиеләре һәм оешмаларының, кече һәм урта бизнес вәкилләренең максатчан эшчәнлеге, Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы җитәкчелеге ярдәме белән Яр Чаллы шәһәре лидер – шәһәр позицияләрен саклап калды.

2022 ел Татарстанда Цифрлаштыру елы дип игълан ителде. Инновацион технологияләрне алга таба гамәлгә кертү тормышыбызның барлык өлкәләрен: сәламәтлек саклау, мәгариф, транспорт, дәүләт идарәсе һәм башкаларны трансформацияләргә мөмкинлек бирәчәк. Бу чараларның барысы да кешеләрнең яшәү сыйфатын үстерүгә юнәлдерелгән.

Киләсе елда без шулай ук яраткан шәһәребез һәм туган Татарстаныбызның алга таба чәчәк атуы хакына уйланылган эшләрне уңышлы тормышка ашырырбыз дип ышанам! 

Хөрмәтле шәһәрдәшләр!

Сезне якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм! Яраткан бәйрәмебез барыбызга да нәтиҗәле ел, яңа ачышлар һәм казанышлар, өметләр һәм хыялларның чынга ашуын бүләк итсен. Могҗизаларга ышаныгыз, һәм алар, һичшиксез, сезнең тормышыгызга киләчәк!

Гаиләләрегездә тынычлык, үзара хөрмәт, бәхет һәм иминлек хөкем сөрсен. Яңа ел төнендә әйтелгән теләкләрегез тормышка ашсын!

Яңа ел белән сезне!

Иң изге теләкләр белән, 

Яр Чаллы шәһәре мэры Н. Г. Мәһдиев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев