Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мәктәпләрен һәм балалар бакчаларын капиталь ремонтлау югары әзерлек дәрәҗәсендә

2020 елда Яр Чаллы 19 федераль, республика һәм муниципаль программада катнаша, аның кысаларында федераль һәм республика бюджетларыннан 15 млрд 600 млн сумлык төзелеш, реконструкция һәм капиталь ремонт эшләре алып барыла. Төзелеш өлкәсендәге хәл турында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илмир Исхаков сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, санитар-эпидемиологик хәлгә карамастан, төзүчеләр эшне дәвам итәләр.

"Демография" илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында 660 урынга исәпләнгән өч балалар бакчасы төзелә. Финанслауның гомуми суммасы – 690 млн сум.

Барлыгы 296 млн сумлык биш мәктәпкәчә учреждениегә капиталь ремонт ясалачак.

Наил Мәһдиев балалар бакчаларын август урталарына тапшыру бурычын куйды: "25 нче комплекста балалар бакчасы әзер. 22 һәм 19 нчы комплексларда да әзерлек югары. Файдалануга тапшыру һәм балаларны кабул итү вакыты август аеннан да соңга калмыйча булырга тиеш. Октябрь, ноябрь айларында тапшыручылар да бар. Безнең шәһәрдә мондый хәл юк иде һәм булмаячак та. Безгә балаларның иминлеге мөһим. Бездә капиталь ремонттан соң барлык балалар бакчалары да яңа диярлек.  Беренче катта җылытылган идәннәр, якындагы территорияне төзекләндерү, яктыртуны  күз алдында тотабыз", – диде мэр.

 

 

Яр Чаллыда шулай ук мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча республика программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Быел ремонт эшләре дүрт гомуми белем бирү учреждениесендә алып барыла: Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназия, Илдар Маннанов исемендәге 82 нче кадет мәктәбе, 46 һәм 87 нче мәктәпләрендә. Илмир Исхаков билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә объектларның гомуми әзерлеге 70% тәшкил итә.

Моннан тыш, «Нур» һәм «Шатлык» яшьләр үзәкләрендә 140 млн сумлык ремонт эшләре бара.

 

Управление информационной политики и по связям с общественностью.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев