Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы полицейскийлары "Синең сайлау" оператив-профилактик операция үткәрә

Яр Чаллы полиция хезмәткәрләре шәһәрнең уку йортларында күп санлы чаралар үткәрде

Балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлар муниципаль хезмәткәрләре, ФОРПОСТ хезмәткәрләре, яшьләр эшләре буенча органнар, җинаять-башкарма системасы учреждениеләре вәкилләре белән берлектә аңлату әңгәмәләре, лекцияләр, мәктәп профилактика советларының киңәйтелгән утырышлары, ата-аналар белән очрашулар үткәрделәр.Профилактик исәптә торучы яшүсмерләргә аерым игътибар бирелде. Балигъ булмаган тоткыннар яшәү урыны буенча тикшерелде, алар белән аңлату әңгәмәләре үткәрелде .Шулай ук яшүсмерләрнең хокукка каршы үз-үзен тотышына тискәре мөнәсәбәт формалаштыру һәм патриотизм тәрбияләү максатыннан, алар белән эчке эшләр министрлыгы ветераннары катнашында чаралар оештырылды.Кайбер мәктәпләрдә психологлар белән берлектә «Сәламәт яшәү рәвеше»дигән темага тестлар, спорт уеннары үткәрелде. Муниципаль хезмәткәрләр һәм «Форпост» вәкилләре белән берлектә шәһәрнең җәмәгать урыннарында:сәүдә үзәкләрендә, кафе, рестораннарда төнге рейдлар узды. 

 

http://nabchelny.ru/news/36496

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев