Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы полициясе сутенерлык белән шөгыльләнүче яшүсмерне ачыклаган

Чаллы полициясе сутенерлык (фахишәлек эшен оештыручы, контрольдә тотучы, тәэмин итүче һәм моннан керем алучы кеше) белән шөгыльләнүче яшүсмерне ачыклаган. Әлеге хәбәрне безгә ТР Эчке Эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Яшүсмернең җиңел генә акча эшлисе килгән, күрәсең. 

Чаллы полициясе бүлегенә 20 яшьлек официант мөрәҗәгать иткән һәм "капкынга" эләгүе турында сөйләгән. Интим-хезмәтләр сайтында ул бер "гүзәлгә" заказ калдыра һәм аның "хезмәте" өчен алдан ук 1000 сум акча да күчереп куя. Ләкин билгеләнгән көндә һәм сәгатьтә кыз белән очрашып булмый. Яшь кеше инде акчасын да кире кайтара алмый.   

Агымдагы елның февралендә әлеге хәлне тикшерү барышында полиция хезмәткәрләре "идән астында эшли торган" сайт хуҗасының Оренбургта яшәгәнлеген ачыклаган. Әлеге шәһәргә хезмәт командировкасы буенча барган вакытта, хокук сакчылары шул исәптән әлеге "акча эшләүче алдарны" да ачыклаган. Баксаң, интим-хезмәтләргә булган заказларны 15 яшьлек укучы җыеп яткан икән.   

Мондый кәсеп белән шөгыльләнүче "яшь эшмәкәр" турындагы мәгълүмат яшәү урыны буенча балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә тапшырылган. Аның ата-анасына балигъ булмаган балаларын тиешенчә тәрбияләмәгәннәре өчен (РФ Административ кодексының 5.35 маддәсе буенча) административ штраф яный.

 

 

Чыганак:Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X