Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы предприятиеләре мәшгульлек өлкәсендә ярдәм алырга мөмкин

Россия Федерациясе хөкүмәте хезмәткә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең резерв фондыннан 4 млрд сум күләмендә бюджет ассигнованиеләре бүлеп бирәчәк. Шуларның 133,3 млн сумы Татарстан Республикасына җибәреләчәк. Бу акчалар вакытлыча һәм җәмәгать эшләрен оештыруга тотылачак.

«Рәсәй эше» кадрлар үзәге директоры урынбасары Жанна Хәйрова аңлатканча, эштән азат ителү куркынычы астында булган хезмәткәрләр өчен вакытлы эшләр оештырылачак – тулы булмаган эш вакыты режимын кертү, эшләрне вакытлыча туктату яки хезмәт хакын саклап калмыйча отпусклар бирү, хезмәткәрләрне азат итү буенча чаралар үткәрү. Җәмәгать эшләре исә эш эзләүче һәм эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать иткән гражданнар, шулай ук эшсез гражданнар өчен оештырылачак.

«Бу акчалар, беренче чиратта, «Рәсәй эше» порталында теркәлгән предприятиеләргә, шулай ук порталда тулы булмаган эш вакыты режимын кертү, хезмәткәрләрне эштән азат итү, вакытлыча читтән торып эшләү турында мәгълүмат бирүче предприятиеләргә юнәлдереләчәк», – дип сөйләде ул.

Бүген Яр Чаллыда «Рәсәй эше» порталында 807 эш бирүче теркәлгән, шуларның 347се үз санының үзгәрүе, шулай ук тулы булмаган эш белән тәэмин итү турында мәгълүмат бирә.

Управление информационной политики и по связям с общественностью.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев