Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы шәһәре Уставына 11 төзәтмә кертү тәкъдим ителә

Бүген Яр Чаллы мэриясендә «Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр кертү турында»шәһәр Советы карары проекты буенча гавами тыңлаулар узды.

Тыңлауларда 128 кеше катнашты: Шәһәр Советы депутатлары, Башкарма комитетның җаваплы хезмәткәрләре, җәмәгать үзидарәсе, шәһәр студентлар советы вәкилләре, шәһәр Советы депутатлары, җәмәгать оешмалары вәкилләре. 

Тыңлауларны Башкарма комитет Аппараты Җитәкчесе Гөлнар Әхмәтова үткәрде.

 

 

Шәһәр Уставына кертелә торган үзгәрешләр турында шәһәр Советының оештыру-аналитик һәм хокукый эш идарәсе башлыгы Лилия Әдхәмовасөйләде. Ул шәһәр Уставының республика һәм федераль закон актлары белән туры килүенә басым ясады.

Мәсәлән, хәзер Башкарма комитет Җитәкчесе халык алдында тыңлаулар һәм иҗтимагый фикер алышулар үткәрүне башлап җибәрергә мөмкин. Башкарма комитет компетенциясенә өстәмә рәвештә Муниципаль милектә булган мәдәни мирас объектларының инвалидлар өчен үтемлелеге шартларын тәэмин итү мәсьәләләре кертелде. Шулай ук башка төзәтмәләр дә кертү тәкъдим ителә, аларның барысы – 11.

 

 

Уставка өстәмәләр шәһәр Советы утырышында депутатлар карары проектын раслаганнан соң һәм Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсендә теркәлгәннән соң юридик көчкә ия булалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев