Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы спортчылары пауэрлифтинг буенча ярышларда медальләр яулады

Чаллы спортчылары Менделеевскида узган пауэрлифтинг буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә югары нәтиҗәләр күрсәттеләр.

 Өч төр ярыш буенча экипировкада 57 кг авырлык категориясендә кызлар арасында  165 кг нәтиҗә белән Алена Головко 1 урын алды. Егетләр арасында 1 урынны Илгиз Идиятуллин (59 кг авырлык категориясендә), Георгий Ролик (66 кг авырлык категориясендә 400 кг нәтиҗә белән), Айнур Фәссахов (66 кг авырлык категориясендә 525 кг нәтиҗә белән) яулады.Ятып гер күтәрү буенча егетләр арасында 66 кг авырлык категориясендә 1 урынны – Азат Мәҗитов, 83 кг авырлык категориясендә Кирилл Кожушный алды. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, спортчы үз үлчәү категориясендә Татарстан Республикасы беренчелегенең абсолют җиңүчесе булды, 59 кг авырлык категориясендәге егетләр арасында 3 урын – Сергей Бажин, 83 кг авырлык категориясендәге егетләр арасында 3 урынны Самир Абдуллаев яулады.Ярышларның икенче көнендә Чаллы спортчылары 3 медаль яулады. 74 кг авырлык категориясендә егетләр арасында "алтын"га Раил Акбәров лаек булды. 66 кг авырлык категориясендә "көмеш"не Айнур Даутов һәм Илсур Кәримов алды.

 

 

http://nabchelny.ru/news/35562

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев