Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы студентлары чит ил студентларын Татарстан мәдәнияте белән таныштырды

Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты студентлары «Без – россиялеләр: Дөнья. Яшьләр. Бердәмлек.» халыкара студентлар фестиваленең катнашучылары булдылар.

Фестиваль Мәскәү дәүләт лингвистика университетында узды һәм Кыргызстан, Әрмәнстан, Үзбәкстан, Украина, Әзербайҗан, Таҗикстан, Молдова, Казахстан һәм башка илләрдән килгән студентларны үзенә туплады.

Ул Мәскәү дәүләт лингвистика университеты дипломнарын биреп магистратура һәм аспирантура программасын тормышка ашыруны, югары квалификацияле фәнни-педагогик кадрлар әзерләүне, бердәм белем бирү киңлеген оештыруны күздә тота. Автокала студентлары фестивалендә катнашу югары уку йортлары арасындагы элемтәләрне ныгытуга тагын бер адым булды.

Профессор, филология фәннәре докторы Венера Макарова җитәкчелегендәге Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты командасы башкалада иҗади номерлар һәм студентлар эшләрен тәкъдим итте. Шулай итеп, «Кәеф» студентлар вокаль ансамбле чыгышы «Музыка» номинациясендә иң яхшысы дип табылды. Айсылу Җиһаншинаның фоторәсемнәре «Фоторепортаж» номинациясендә призлы урынга лаек булды. «Публикация» номинациясендә Миләүшә Хамматова җиңү яулады. Рәмилә Хәмидуллина видеорепортажлар сериясе өчен фестиваль Кубогына лаек булды. Моннан тыш, чаллылылар яшьләр өчен мәгълүмати-танып белү уены әзерләп 2нче урын алды.  

Фестивальдә милли костюмнар парады узды, анда Чаллы командасы татар һәм рус милли киемнәрен тәкъдим итте. Әлеге костюмнар сәнгать һәм дизайн факультеты студентлары (Алия Шияпова, Алсу Гөзәерова, Ләйсән Бәхтиева) тарафыннан әзерләнгән.

Фестиваль кысаларында төрле мастер-класслар, милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту мәсьәләләре буенча “түгәрәк өстәлләр” узды.

 

http://nabchelny.ru/news/33692

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев