Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы Сугыш ветераннары госпиталеннән COVID  статусы алынды

Госпиталь 2020 елның маеннан алып 2021 елның 15 мартына кадәр коронавирус диагнозлы пациентларны кабул итте. Бу вакыт аралыгында әлеге хастаханә 1500 коронавируслы авыруны  дәвалады.

Чаллы Сугыш ветераннары госпиталеннән COVID  статусы алынды - хастаханә элеккеге эш режимына кайтты.  Госпиталь 2020 елның маеннан алып 2021 елның 15 мартына кадәр коронавирус диагнозлы пациентларны кабул итте. Бу вакыт аралыгында әлеге хастаханә 1500 коронавируслы авыруны  дәвалады. Баш табиб Резедә Мавзютова әйтүенә караганда, аларның 96 проценты терелеп чыкты. Бу - Татарстан буенча иң югары күрсәткеч. 
Бүгеннән  госпиталь стационарында, гадәттәгечә, инсульт, терәк-хәрәкәт органнарына операция кичергән һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары, 60 яшьтән өлкәнрәкләр дәваланачак. Шулай ук амбулатор шартларда коронавирус кичерүчеләр реабилитация курсларын үтәчәк

Фото Чаллы Сугыш ветераннары госпиталенең җәмәгатьчелек белән элемтә бүлегеннән алынды

--

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев