Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы табиблары сугыш ветераны янында булдылар

Бүгенге көндә  7 нче шифаханәгә  95 яшь һәм аннан да өлкәнрәк Бөек Ватан сугышында катнашкан 6 кеше беркетелгән.

Бөек Җиңүнең 77 еллыгы алдыннан 7 нче шифаханә табиблары табиблары Бөек Ватан сугышы ветераны Таһир Мурзинның өенә бардылар, аның сәламәтлеген тикшерделәр һәм якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар.

Быел Таһир Йосыпморза улы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.  Ветеранны алты оныгы һәм җиде оныкчыгы сөендерә.

Аңа төшенкелеккә бирелми яшәргә начар гадәтләренең булмавы ярдәм итә. Ветеран һәрвакыт сәламәт яшәү рәвеше яклы. «Хәтта  хезмәт иткән вакытта да тәмәке тартмадым, ә аны икмәккә алыштыра идем», – ди ул.

Ул табибларның кайгыртучанлыкларына чын күңелдән шатланды. Кунакларны җылы каршы алып, рәхәтләнеп сөйләште һәм сугыш еллары хатирәләре белән уртаклашты.

Бүгенге көндә  7 нче шифаханәгә  95 яшь һәм аннан да өлкәнрәк Бөек Ватан сугышында катнашкан 6 кеше беркетелгән. Табиблар аларның сәламәтлеген ел әйләнәсе кайгырта. Медицина ярдәме аларга беренче чиратта күрсәтелә. Участок табиблары ветераннарның туганнары белән тәүлек буе элемтәдә. 

Фото шәһәр сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 9 май полк ветераннар чир авыру сәламәтлек