Шəhри Чаллы

Чаллы театры Зифа Кадыйрованың бенефисын уздыра

7 октябрь көнне Чаллы татар дәүләт драма театры сәхнәсендә язучының “Сагынырсың – мин булмам” мелодрамасы уйналачак.

Чаллы театры популяр язучы Зифа Кадыйрованың бенефисын уздыра. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә.

Зифа Кадыйровага 60 яшь тулу уңаеннан 7 октябрь көнне Чаллы татар дәүләт драма театры сәхнәсендә язучының “Сагынырсың – мин булмам” мелодрамасы уйналачак.

Зифа Кадыйрова – популяр китаплар авторы. Чаллы театры язучының ике романын сәхнәләштерде. Тагын бер әсәре Әлмәт театры репертуарына кертелде.

 https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/04/172778/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: