Шəhри Чаллы

Чаллы театрында Мәдәният министрлыгы еллык коллегия утырышын уздыра

Коллегия утырышы 19 гыйнварда 11.00 сәгатькә планлаштырылган

Татарстан Мәдәният министрлыгы 2020 ел йомгакларына багышланган коллегия утырышын быел Чаллы татар дәүләт театры бинасында уздыра. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә.

Коллегия утырышы 19 гыйнварда 11.00 сәгатькә планлаштырылган.

Чаллы татар дәүләт драма театрының яңа бинасы сентябрь аенда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында ачылган иде.
Министрлык еллык коллегия утырышын Казанда уздыра иде. Былтыр ул беренче мәртәбә Каззаннан читтә — Иннополиста узды. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: