Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы трамвайларын дезинфекцияләү көненә кимендә ике тапкыр үткәрелә

Маршрутларга чыгар алдыннан Чаллы трамвайлары дезинфекция уза.

«Электротранспорт» ҖЧҖ көн саен барлык трамвайларны махсус состав белән эшкәртә, дип сөйләде предприятие җитәкчесе Рәшит Шәмсетдинов. Предприятиедә күчмә составны дезинфекцияләүне координацияли торган штаб булдырылды. Бүген линиягә 62 трамвай чыкты. Алар барысы да кичтән үк дезинфекцияләнде.

"Дезинфекция өчен "Самаровка" дип аталучы дезинфекцияләү чарасы кулланыла. Беренче рейс 4:45 сәгатьтә чыга, 6:00 сәгатьтә - хәрәкәт составы КАМАЗ заводларында була. Хезмәткәрләрне заводларга китергәннән соң, без янә трамвайларны эшкәртәбез. Аннан соң хәрәкәт итү шәһәр режимына күчә. Линиядәге вагоннар натрий хлоридының 7% эретмәсе белән эшкәртелә, аның "Челныводоканал" бирә" , – дип аңлатты Рәшит Шәмсединов.

Предприятиедә күчмә составны дезинфекцияләүне координацияли торган штаб булдырылды. Бу мәсьәлә шәһәр мэры Наил Мәһдиевның аерым контролендә тора. Бу хакта Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр итте. Дезинфекцияне контрольдә тоту Башкарма комитет тарафыннан көн саен башкарыла. Трамвайлар депога 20:00 сәгатьтә килә башлый. Беренче чиратта белгечләр төркеме дезинфекция чаралары белән салонның барлык өслекләрен - култыксаларны, пыяла һәм утыргычларны, шул исәптән трамвай йөртүче кабинасын да эшкәртә.

 

 

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, автобусларда шулай ук өстәмә санитар эшкәртү үткәрелә. Моннан тыш, идарәче компанияләр күпфатирлы йортларның беренче катларын һәм керү төркемнәрен дезинфекциялиләр. Әгәр әлеге йортларда яшәүчеләрдә шикләр булса, беренче чиратта идарәче компаниягә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

 

Управление информационной политики и по связям с общественностью.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев