Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы укучылары мультфильм ясый

Кайсы гына бала мультфильм карамый икән? Андыйлар бик сирәктер. Бүгенге көндә, цифрлы технологияләр алга киткән заманда, аны карау гына түгел, ә хәтта үзеңә ясау мөмкинлеге дә бар. Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия укучылары нәкъ менә шундый мөмкинлеккә ия.

Әйе, мәгариф учреждениесе күптән түгел откан грант акчасын нәкъ менә мультистудия алуга тоткан. – Җиһазлар сентябрьдә кайтты. Аны безгә инженер-конструкторлар тоташтырып, анда эшләү үзенчәлекләрен яхшылап аңлаттылар, – ди өстәмә белем бирү укытучысы Ләйсән Сираҗева. Аның җитәкчелегендә гимназиянең  3-4 сыйныф укучылары татар телендә мультфильмнар төшерә.
– Мин 2нче гимназия укучылары белән 5 ел эшлим. Без дәрестән тыш түгәрәк кысаларында атнасына 3 тапкыр шөгыльләнәбез. Бүгенге көнгә инде Абдулла Алишның «Мактанчык чыпчык» әсәренә мультфильм төшердек, – ди Ләйсән ханым. Моның өчен укучыларга ике атна вакыт кирәк булган.
Барлыгы «Мультипликацион студия» дип аталган әлеге түгәрәккә 12 укучы йөри. Биредә һәр баланың үз роле бар. Кемдер аппликация ясый, кемдер аны монтажлый, ә кемдер сыннарны күчереп тора.
Мисал өчен, 4 нче сыйныф укучысы Шамил Җәлилов мультфильмны монтажлау белән шөгыльләнә. Моның өчен ул «AnimaShooter» дип аталган махсус компьютер программасын куллана.
– Миңа компьютер артында утырып монтаж ясау бик ошый. Күп нәрсәләргә апам өйрәтә, үзем дә эзләнәм, – ди Шамил. – Әлеге түгәрәккә инде беренче сыйныфтан йөрим. Башта кәгазь белән аппликацияләр, икенче-өченче сыйныфларда – зуррак сыннар, әти-әниләргә бүләкләр ясадык, хәзер инде мультфильмнарга күчтек.
Кәрим Нәсыйфуллинга исә фигураларны кисеп ясау һәм мультфильм төшергән вакытта аларны күчерү эше ошый.  
– Мультфильмнар ясау өчен бик күп көч кирәк, мин бу эшне катлаулы дип уйламаган идем, – ди малай.
Мультфильм төшергәнче балалар, иң элек, аның сценариен язалар, аннан соң персонажларның сыннарын ясап, тавыш яздыралар. Моның өчен дә махсус программа кулланыла. Һәр сынны әкренләп кадрга кертеп, экранга күчерергә кирәк. Хәзерге вакытта биредә Яңа ел бәйрәменә мультфильм төшерү белән мәшгульләр.
– Тиздән Факил Сафин әкиятенә мультфильм төшерәчәкбез, аның көен дә Факил абый үзем язам, диде. Киләчәктә автор мультфильмнарын да төшереп, көйләрен дә үзебез яздырып карарбыз. «Милли мультfest» конкурсында катнашу нияте бар, үзебез дә бәйгеләр оештырырбыз, – дип планнары белән уртаклашты Ләйсән Сираҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев