Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы ярминкәләренә 1900 тоннадан артык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелде

Чаллыда чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Шәһәргә Татарстанның 14 районыннан 1900 тоннадан артык продукция китерелгән иде.

Чаллылылар бәрәңге, суган, кәбестә, ит, сөт һәм башка продукцияне актив сатып алдылар.
Өлкән буын декадасында Ипподромда һәм «Төзүче» стадионында бәйрәм рухы хөкем сөрде. Тукай һәм Менделеевск муниципаль районнары тарафыннан концерт программалары, чәй өстәлләре оештырылды, анда коймак һәм бал белән сыйландылар.
Тукай муниципаль районы фермерлары өлкән буын вәкилләренә бәрәңге һәм башка яшелчә тапшырды. «Южный» агросәнәгать паркы мәйданчыгына зур күләмдә бәрәңге, суган, чөгендер, кишер һәм башка яшелчәләр китерелде.
Ярминкә мәйданчыкларында Татарстан кулланучылар берлегенең сәүдә һәм техник коралландыру буенча идарәсе рәисе урынбасары Дамир Җамалиев булды. Киләсе ярминкәләр 10 октябрьдә узачак.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев