Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 217 ятим бар

Бүгенге көндә шәһәребезнең опека һәм попечительлек бүлегендә 708 балигъ булмаган бала исәптә тора.

Алар­ның 217 се яи­сә 30%ы гы­на чын мәгъ­нә­сен­дә ятим. Кал­ган­на­ры ата-ана­ла­ры исән бул­ган со­ци­аль ятим­нәр.

Опе­ка һәм по­пе­чи­тель­лек бү­ле­ге баш­лы­гы Ро­за Гер­нер әй­тү­ен­чә, соң­гы ел­лар­да исәп­тә то­ру­чы ба­ла­лар са­ны соң­гы 3 ел­да бе­раз ки­ме­гән. 2016 ел­да 736 бул­са, 2018 ел­да 708. Мон­нан тыш, ел ба­шын­нан авыр хәл­дә кал­ган 40 ба­ла ачык­лан­ган. Алар­ның 36сы га­и­лә­ләр­гә, 4 се дә­ү­ләт уч­реж­де­ни­е­лә­ре­нә ур­наш­ты­рыл­ган. Кыз­га­ныч, ба­ла­лар үз ата-ана­ла­ры­на кай­та­рыл­ма­ган. 46 ата-ана хо­ку­кын­нан мәх­рүм ител­гән. Өче­се­нең хо­ку­кы чик­лән­гән. 136 мең ба­лигъ бул­ма­ган ба­ла­ның 124е ас­ра­ма­га би­рел­гән, 584е опе­ка­га алын­ган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев