Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 33 яшьлек хатын сөйгәнен үтергән 18+

Чаллының М.Җәлил урамында урнашкан тулай торакта 11 июль көнне фаҗига булган. Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итте.

Низаг вакытында 33 яшьлек хатын-кыз бергә яши торган 39 яшьлек ирнең күкрәгенә пычак белән кадаган. Яраланган ирне ашыгыч ярдәм машинасы хастаханәгә илтеп җиткерә алмаган, аның гомере өзелгән.

Хәзер әлеге факт буенча җинаять эше ачылган. Хатын-кыз элек тә үтерү белән янаган һәм кеше сәламәтлегенә зыян салган өчен җинаять җаваплылыгына тартылган булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев