Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Балаларны яклау көнендә нинди чаралар узачак?

Балаларны яклау көне – бу шәһәрдә балалар өчен уздырылучы иң мөһим һәм күңелле чараларның берседер мөгаен. 1 июньдә Чаллының өч районында да Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтеләчәк.

Автозавод районында бәйрәм чаралары Җиңү паркында, Боровецк бульварында, моннан тыш  1нче Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сараенда оештырыла.

12:00-17:00 сәгатьләрдә чаллылыларны һәм шәһәр кунакларын  «Капитошка» балалар бәйрәме һәм «Һәрвакыт булыйм мин» уен программасы көтә. Чарада балалар театрмәктәбе коллективы,  «Бисеринки» халык бию ансамбле, Яр Чаллы циркы, PROТАНЦЫ бию клубы, «PLANKA MUSIC» балалар продюссерлык  үзәге һәм башкалар чыгыш ясаячак. "Кидспейс" балалар шәһәре, «Европа плюс» радиостанциясе үз күңел ачу программалары белән сөендерәчәк. 12:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр 1нче балалар сәнгать мәктәбе укучылары оештырган пленэрда катнашырга була.

 15.00-16:00 сәгатьләрдә Боровецк бульварында «Орион» яшьләр үзәге әзерләгән бәйрәм программасы уза. 16:00 -19:00 сәгатьләрдә "Махеев" хәйрия фонды «Җәйнең төсле буяулары» чарасыа үткәрә.

16:00-17:00 сәгатьтә  1нче Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сарае «Балачак! Җәй! Кояш!» уен-күңел ачу программасына чакыра.

Шәһәрнең Үзәк районы Балаларны яклау көнен уздырырга Энтузиастлар бульварына чакыра. Шәһәр кунаклары һәм чаллылылар өчен «Шатлык» яшьләр үзәге һәм 13 нче балалар сәнгать мәктәбе, 14 нче балалар-яшьләр үзәге һәм башкалар ял итү һәм күңел ачу чаралары оештыра.

Укырга яратучылар өчен 16 нчы үзәкләштерелгән китапханәләр филиалы балалар өчен күңелле чаралар әзерләгән.

Яр Чаллы картиналар галереясе үз мәйданына  «Минем дөньям» асфальтта рәсем ясау бәйгесенә чакыра.

Габдулла Тукай скверында 15:00-16:30 сәгатькә кадәр балаларны 4 нче һәм 5 нче музыка мәктәбе, Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназия укучылары һәм укытучылары  "Балалар дөньясы"  музыкаль күңел ачу кичәсенә чакыралар.

Иң күп бәйрәм чаралары Комсомол районында оештырылачак.

09:30-11:00 сәгатьләрдә «Энергетик» мәдәният сарае мәйданында «Без бу  дөньяны ясыйбыз» асфальтта рәсем ясау бәйгесе, аннан соң күңелле концерт программасы уза.

ГЭС бистәсенең мәдәният һәм ял паркында  09:30-11:00 сәгатьләрдә 2 нче музыка мәктәбе, «Огниво» балалар иҗат үзәге һәм 15 нче балалар иҗат йорты тарафыннан  «Балачак ул син һәм мин» күңел ачу программасы оештырылачак.

 10:00-12:00 сәгатьләрдә балалар сәнгать мәктәбе бар халыкны үз мәйданына Балаларны яклау көнен бәйрәм итәргә чакыра.

11:00 -12:30 сәгатьләрдә «Замелекесье» торак комплексында  ( 21/24 торак йорты )  һәм  15:00-18:30 сәгатьләрдә «ЭВРИКА» шәһәр мәдәният үзәгендә (33 микрорайон) «Балачак планетасы» шәһәр фестивале  уза.

13:00-14:30 сәгатьләрдә «Кызыл тау» мәдәният үзәге (Элеватор тавында) һәм  16:00-17:30 сәгатьләрдә  «Кызыл тау» мәдәният үзәге (Суар) «Игътибар! Җәй! Старт!» күңел ачу чарасына көтеп кала.

Шулай ук 9:00 -13:00 сәгатькә кадәр шәһәрнең белем бирү оешмалары һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә Балаларны яклау көненә багышланган тематик чаралар үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X