Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда башкорт классы ачыла

«Без Чаллыда башкорт телен өйрәнү буенча мәктәп ябылганына игътибар иттек. Ата-аналар балаларын анда яздырмый башлаганнар». ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев

Быел 1 сентябрьгә Чаллыда башкорт классы ачылыр дип көтелә. ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев бу хакта ТР Муниципаль берәмлекләр советы ассоциациясенең президиум утырышында әйтте.

Ул Туган телләр елында Татарстанда татар, чуваш, мордва, мари телләрендә белем бирү мәктәпләренә игътибар бирелгәнен искәртте. «Без Чаллыда башкорт телен өйрәнү буенча мәктәп ябылганына игътибар иттек. Ата-аналар балаларын анда яздырмый башлаганнар», — диде.

"Безнең өчен бу мөһим. Шәһәр дә, Башкортстан да теләктәшлек күрсәтте. Дәреслекләр белән дә тәэмин итәбез, педагоглар әзерләүне дә үзебезгә алабыз диделәр», — дип белдерде  Васил Шәйхразыев.

 

Фото ачык чыганаклардан алынды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев