Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда бер хатын-кыз 2 миллион сумлык медицина битлеге “алган”

Интернеттагы белдерү буенча Чаллыда яшәүче 32 яшьлек хатны-кыз медицина битлекләре алырга булган. Сатып-алу буенчап сөйләшү 14 марттан 17 мартка кадәр дәвам иткән.

Тик ахырда мошенник хатынны төп башына утырткан: битлек алучы 2 миллион сумыннан колак каккан. Акчадан җилләр искәч, сайт та эшләүдән туктаган, элемтәгә кергән телефон номеры да эшләмәмс булган. Үзенең алданганын аңлаган хатын полициягә мөрәҗәгать иткән. Мошенникның телефоны Мәскәүдә теркәлгән булуын ачыклаганнар.

Медицина битлегенә кытлыктан файда алырга теләгән берәү Чаллыда 22 яшьлек кызның 10 мең акчасын үзләштергән, дип яза Челнинские известия. Хәзер әлеге фактлар буенча тикшерү эшләре бара

 

 

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев