Шəhри Чаллы

Чаллыда бер хатын-кыз табибны елатып кайткан

Чаллыда бер хатын-кыз, хастаханәгә килеп, анда эшләүче табибны елатып кайткан. Баксаң, аңа доктор язган дарулар ошамаган икән. Ул, ике арадагы низагны телефонына төшереп, интернетка урнаштырган. Табиблар әйтүенчә, бу хатын-кыз еш кына, әнисенә ияреп, хастаханәгә килә һәм медицина хезмәткәрләрен телефонына төшерә икән

Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәренә караганда, бу юлы алар табиб бүлмәсенә ул башка кешене кабул иткән вакытта бәреп кергәннәр. Билгеләнгән даруларны ошатмыйча, башкасын таләп иткәннәр. Ә сез үзегезгә авыр чакта “ярдәм”гә телефон кулланасызмы?

Ринат Галиәхмәтов (Татар малай), блогер:
  – Мондый видеолар зыян да салырга, файда да китерергә мөмкин. Башкортстанда яшәүче Рөстәм Нә­биевны беләсез бит инде. Әнә ул, бер кибеткә кергәндә, пандус­лар­ның карга күмелгәнен төшереп, интернетка куйган иде. Икенче көнне үк чистартканнар. Ә минем үземә бер рәсем төшерү зур сабак булды. Бервакыт автобуста бер малай әбигә урын бир­мәде. Мин исә төшереп алдым да интернетка куйдым. Шуннан соң миңа ни генә язып бетер­мәделәр. Дөрес эшлә­мәгәнемне, кешенең хокукларын бозуымны, малайны ким­сетүемне дә искәрт­теләр. Хәтта, бу эшең өчен закон алдында җавап бирергә мөм­кин­сең, ди­деләр. Халыкның күбесе урын бир­мәгән малайны яклады. Бәл­ки, аның хәле начар, аяклары авыр­тадыр, диде­ләр. Мин алар белән килештем. Рәсемне алып ташладым. Хәзер исә андый эш­ләр белән мавыкмыйм.
Фәнзилә Мостафина, журналист:
  – Белеп куллансаң, телефон – хокукларыңны якларга һәм гаделлек табарга булыша торган җай­лан­ма ул. Ни кызганыч, бүгенге заманда сүз көче генә җитми. Нәрсәне дә булса исбатлап күрсәтү өчен фото, ә кайвакытта хәтта видео-дәлил ки­рәк. Үземнең телефонны “яр­дәм­че” итеп кулланганым бар. Әйтик, бервакыт үз-үзен адекват тотмаучы так­сист эләкте. Теләсә нәрсә сөй­ләнде, минем гомеремә куркыныч тудыра торган итеп хәрәкәт итте. Шуны аңла­гач, аның белән сөй­лә­шүебезне диктофонга яздырып бара башладым. Соңыннан әлеге таксисттан зарланып хат яздым, кирәк булса, сөйләшүне яздырып бардым, дидем. Җитәкчелек минем бе­лән элем­тәгә керде, гафу үтенделәр, вакыйганы ачыкларбыз, дип вәгъдә иттеләр. Ләкин таякның ике башы бар. Кайбер кешеләр телефонны шантаж ясау өчен куллана. Әйтик, ниндидер яшерен сөй­ләшүне яздырып яки видеога төше­реп бара, соңыннан әлеге язма белән кешене куркыта. Мондый вакыйгалар, га­дәттә, начар тәмамлана. Һәр ке­ше­нең үзеннән тора инде: гамәл­лә­рен “тукта әле, мин берәр кешегә зыян салмыйммы икән?” дигән “эчке иләк” аша уздыра белмәүчеләр даруны да агуга әйләндерә ала.  
Гөлгенә Гыйльманова, ике бала анасы:
  – Күптән түгел минем белән күңелсез хәл булды. Автобуста кондуктор ханым билет алырга биргән акчамнан сдача кайтармады. Сорый башлагач, сез 25 сум гына бирдегез, дип күзен дә йоммыйча алдап тора. Әнә шул вакытта низагны телефонга төшерергә башыма да килмәде. Максатым да аны дөньяга фаш итү түгел иде. Телефонга тө­шерүне кирәкле әйбер дип уйламыйм. Мәктәпләрдә дә популярлашып китте ул. Балалар да моннан оста файдалана. Кешеләр әшәке­ләнде хәзер. Бар усаллыкларын, эчендәге ачуларын башкаларга чыгара. Проблеманы тавышланмыйча гына хәл итүче кеше сирә­гәйде. Әгәр намусың чиста икән, видео яки фотосурәтсез дә үзеңне аклап, яклап була.  
Наилә Җиһаншина, Татарстан мөселман хатын-кызлары берләшмәсе рәисе:  
– Без нинди генә очракта да фетнә чыгарырга тиеш түгел. Табиб белән аңлашылмаучылык килеп чыкса, мәсьәләне хәл итеп кайтырга тырышасың. Моңа  тыныч юл белән дә ирешеп була. Табиблар, шәфкать туташлары да безгә начар булсын дигән ният белән эшлә­миләр. Телефонга төшереп, интернетка урнаштыру – кеше­ләрне талаштыра торган куркыныч гамәл. Талашып ятудан кемгә файда? Поликлиникада бер сәгать чират торганда да, кемнәрне, нинди генә холыклы кешеләрне күр­мисең. 7-8 ел буе югары уку йортында укыган белгечләргә теләсә нәрсә әйтәләр, кычкыралар, ризасызлык белдерә­ләр. Сырхауханә­дән чыкканда, еш кына, монда эшләүчеләргә Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен, дип әй­тәм.     Алсу Вафина, укытучы:   – Соңгы вакытта республика мәктәпләрендә укытучылар белән укучылар арасында килеп чыккан бәхәсле очракларны интернетка кую күренеше күзәтелә. Балалар бит эшнең ахырын уйлап бетерми: йә кызык өчен, йә булмаса, үч алам дип видеога төшерәләр. Безнең мәктәптә андый хәлнең булганы юк. Шулай да укучылардан телефоннарын җыя башладык. Аны дәрестә кулланырга кирәк булганда гына бирәбез. Сорамыйча диктофонга яздыру – җинаять бит. Үзе­без дә балаларны фотога тө­шер­гән­дә, әти-әниләренең рөх­сәтен сорыйбыз.  Табибларга да, башка белгечләр янына да диктофон бе­лән йөргәнем юк. Ки­леш­мәгән очракта үз фикеремне турыдан бәреп әйтәм. Кешене хурлыкка калдыру – эш түгел.   --- Ватаным Татарстан

 

 

 

http://matbugat.ru/news/?id=24515

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: