Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Испаниядә Чаллы хатын-кызын ике баласы белән самолетка кертмәгәннәр

Хатын-кызның ике баласында да җил чәчәге булган.

Канар утрауларыннан әйләнеп кайтканда Чаллы гаиләсен, җил чәчәге авыруы булу сәбәпле, самолеттан төшергәннәр. Бу хакта автошәһәрдә яшәүче хатын социаль челтәрләрдә хәбәр итте.
Чаллы хатын-кызы ике баласы белән Тенерифе утравында ял иткән. Ял вакытында балалар җил чәчәге белән авырган. Шул сәбәпле аларны самолеттан төшергәннәр.
«Билетлар сатып алынган иде инде. Аэропортта теркәлү уздык, самолетка утырдык. Тик безне борттан төшерделәр. Куркыныч авыру сәбәпле, самолеттан тиз арада чыгып китүне сорадылар. Без берничә секунд эчендә самолет салоныннан чыктык», - дип сөйли хатын-кыз. Аларга аэропорттан чыгу өчен биш минут вакыт биргәннәр.
«Безнең билетлар янды. Иминият компаниясенә мөрәҗәгать иттем. Анда балалар тулысынча савыккач, кайта алырсыз, дип җавап бирделәр. Кунакханәгә урнаштык. Ким дигәндә, тагын бер атна ял итәчәкбез», — дип хәбәр итте ул социаль челтәрләрдә.
Җил чәчәге - йогышлы авыру. Балалар аны чагыштырмача җиңел кичерә. Өлкәннәр өчен, бигрәк тә йөкле хатын-кызлар өчен җил чәчәге куркыныч.
Һава транспортында вентиляция системасы ябык. Шул рәвешле, бортта авыру булган очракта, ул башкаларны зарарлый ала. Әгәр пассажирның сәламәтлеге башка затларның иминлегенә куркыныч янарга мөмкин булса, транспорт йөртүче килешүне өзүгә хокуклы. Кагыйдә буларак, авыру йогышсыз стадиядә булуы турында табиб белешмәсе сорала.

 

https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/07/184076/

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X