Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда бу атнада 65нче комплекста яңа мәктәп нигезенә беренче таш салалар.

2020 елда шәһәрдә мәктәп яшендәге балалар саны 59 меңнән 77 меңгә җитәчәк.

аллыда бу атнада 65нче комплекста яңа мәктәп нигезенә беренче таш салу планлаштырыла. Бу хакта шәһәр башкарма комитеты хәбәр итә.

Бу атнада төзүчеләр яңа мәгариф учреждениесе төзелешенә керешәчәк.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев эшлекле дүшәмбедә: “Хәзер Чаллы мәктәпләрендә 59 мең бала укый. 2020 елга, безнең фаразлар буенча, мәктәп яшендәге балалар саны 77 меңгә җитәчәк. Шулай итеп, яңа мәктәпләргә ихтыяҗ бар. Беренче чиратта ул яңа микрорайоннарда, шул исәптән 63, 65нче комплексларда кирәк”, - диде.

65нче микрорайонда мәктәп бер үк типтагы проект буенча төзеләчәк. 1224 укучыга исәпләнгән белем йортын төзү 1 млрд 40 млн сум тәшкил итәчәк.

 https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/03/170841/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев