Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда - чәчәкләр вальсы (+фотолар)

Чаллыда «Акварель-2021» чәчәкләр фестивале үтте. Аның кысаларында идарә итү компанияләре, оешма-предприятие хезмәткәрләре шәһәрдәшләребез һәм калабыз кунакларын күз явын алырлык композицияләр белән таң калдырды. Чәчәкләрдән ясалган парклар һәм әкият геройлары һәркемнең күңеленә хуш килде. Иҗат эшләрен Чаллы мэры Наил Мәһдиев тә югары бәяләде.

Шәһәр башлыгын татар милли киемнәре кигән 54нче гимназиянең башлангыч сыйныф укучылары матур шигырьләр белән каршы алды. Аннан соң «Строим будущее» идарә итү компаниясе вәкилләре кунакларны чәй һәм төрле тәм-томнар белән сыйлады, үзләренең татар халкының «Гөлнәзек – диюләр җиңүчесе» әкияте буенча ясалган композициясе белән таныштырып үтте.   
«Шүрәле» - популяр әкият
Мәйданда милли әкиятләр тематикасын чагылдырган 18 зур композиция урын алган иде. Шәһәр хакиме аларның һәркайсына кереп, фотога төште,  матурлык тудыручыларга соклану һәм рәхмәт хисләрен ирештерде. Фестивальдә  катнашучыларның күпчелеге Габдулла Тукайның «Шүрәле»сенә өстенлек биргән.  Бу әкият геройларын берьюлы берничә идарә итү компания сурәтләгән. «Жилкомсервис»та  аның аудиоязмасын да ишетергә була иде. «Паритет» идарә итү компаниясе ясаган «Шүрәле» композициясен шәһәр башлыгы Тукай яр буена урнаштырырга тәкъдим итте. 
«Челныстройремонт» идарә итү компаниясе, мәсәлән, халыклар дуслыгын башкорт, татар, рус, удмурт халык әкиятләре аша күрсәткән.  Аларның композициясе «Татарстан халкының әкиятләр кыры» дип исемләнгән. Биредә «Камыр Батыр», «Йомыры икмәк», «Өч кыз», «Алтын балык» һәм башка әкият геройларын күрергә була иде. Директор урынбасары Эльза Печникова сүзләренчә, бу биш ЖЭКның хезмәт җимеше. Әкият геройларының сыннарын скульптор Александр Пучинин пенопласттан кисеп ясаган һәм буяган. Бу эшкә алар бер ай алдан керешкәннәр. Барлыгы 20 кеше көч куйган. Аларның тырышлыгын шәһәр башлыгы да югары бәяләде: 
- Бу матурлыкны яшереп куярга кирәк түгел дип уйлыйм. Шәһәрдәшләребез соклансын өчен Шишкин яисә Яшь Ленинчылар бульварына күчереп куярга кирәк. Бу композиция белән иҗтимагый киңлекләр икенче төсмер алачак. Чәчәкләр, балалар һәм акча беркайчан да күп булмый, - диде Наил Мәһдиев. 
Уңышлы дебют
«Жилэнергосервис» идарә итү компаниясе мондый фестивальдә мөстәкыйль рәвештә беренче тапкыр катнаша. Шуңа да карамастан, аларның композициясе күпләрнең игътибарын яулады. Компаниядә әлеге бәйрәмгә әзерлек эшләрен июнь аенда ук башлаганнар. 
- Әкият сайлау буенча күп киңәшмәләр үткәрдек, ахырда Г. Тукайның «Шүрәле»сенә тукталдык. Ни өченме? Чөнки «Шүрәле» бай әкият, аның аты да, Былтыры да, Шүрәлесе дә бар. Иң мөһиме, ул балаларга ошарга тиеш, - ди идарә итү компаниясе башлыгы Ринат Хаджаев. – Сыннарны рәссамнар ясаса, калган барлык эшләр үзебезнең эшчеләр куллары белән башкарылды. Биредә җыештыручыларның да, электрикларның да, сантехникларның да хезмәте кергән. Бәйрәм беткәч, барлык чәчәкләр ишегалларын бизәячәк. 
Әйтергә кирәк, әлеге композиция бары тик табигый материаллар кулланып кына ясалган. Мондагы чәчәкләрне махсус яздан утыртып үстергәннәр. Барлыгы 9 төр күпьеллык үлән, шулай ук камыш, туя, петуния, можжевельник, гортензия кулланганнар. Урманнан чыршы ботаклары, мүк, күркәләр, йомычка, каен каерысы, агач төпләре дә алып кайтканнар. 
Табигый материалларның күплелегенә шәһәр башлыгы да игътибар итте. Шулай ук Наил Мәһдиев бу композициягә яктырткычлар урнаштырылуын да уңай бәяләде.
– Башка композицияләр дә яктыртылса, яхшы булыр иде. Яктырткычлар булганнарга балларны өстәгез, – диде мэр. – Гомумән, бәйгенең шартларында әлеге пункт булырга тиеш. Яктырткычлар куелса шәһәрдәшләр кичен дә матурлыкка карап соклана, фотога төшә алалар бит.
Сокланмый мөмкин түгел
«Камстройсервис» идарә итү компаниясе «Су анасы» әкиятенә композиция тәкъдим итте. Шәһәр башлыгы ясалма бассейнга канәгатьсезлек белдереп, икенче юлы чын бассейн сатып алырга, аны чәчәкләр белән бизәргә һәм балыклар җибәрергә киңәш бирде. 
«Энтузиаст» идарә итү компаниясенең «Зөһрә йолдыз» композияциясе дә шәһәрдәшләребез күңеленә хуш килде. Җитәкчесе Фәргать Минхәеров сүзләренә караганда, әлеге матурлыкны тудырыр өчен алар бер ай әзерләнгәннәр. Биредә, шулай ук табигый материаллар гына кулланганнар. Алга таба бу чәчәкләрне йорт яны территорияләренә утыртачаклар. 
Бәйрәмдә ясалма әкият геройлары белән беррәттән чын геройлар да бар иде. Мисал өчен, «Мәхәллә» идарә итү компаниясенең убырлы карчыгы һәркем белән әңгәмә корып, үзенең матурлыгы белән мактанды, хәтта үзе торган йортына да алып керде. 
Мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе, физик культура һәм спорт, социаль яклау, мәдәният, сәламәтлек саклау идарәләренең «Татарстан Республикасы халыклары әкиятләре» дип исемләнгән композициясе дә үзенчәлекле иде. Биредә ачык китап эченнән әкият геройлары «чыга»: Зилан еланы, Ут-Кош, Кит балыгы. Әлеге идеянең авторы «Да-Да» 6нчы балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Любовь Недовизий. 
-Бу композиция 36 белем бирү оешмасы һәм балалар бакчаларының уртак хезмәте, - ди экологик-биологик үзәкнең директоры Владимир Товма. – Әзерлек эшләре июнь аеннан ук башланды. Зилан еланында 15 төр чәчәк бар. 
Арткы планда - интерактив уен. Аларны балалар бакчалары ясаган. Бирегә кергән һәр кеше бу уеннан читтә калмады. Алар әкиятләрне белү буенча белемнәрен сынады. 
Чәчәкләр бәйрәмендә фотога төшү зоналары да бик күп иде. Аеруча «Ремжилстрой» идарә итү компаниясенеке шәһәрдәшләребез күңеленә хуш килде. Бәйрәмнән соң ул Азатлык мәйданында урын алачак. 
Тукай портреты - чәчәкләрдән
Моннан тыш, мәктәпләр һәм балалар бакчалары чәчәкләрдән зур картиналар да ясаган иде. Алар да шәһәрдәшләребез игътибарыннан читтә калмады. Биредә 24 белем бирү оешмасының эшләреннән күргәзмә оештырылган иде. Аларда  төрле-төрле темалар чагылган  иҗат җимешләре: туган телләр елы, милләт, туган җир, әкиятләр, хәтта коронавирус темасы да читтә калмаган. 
Наил Мәһдиев 44нче мәктәпнең рәсем укытучысы Вера Северина иҗат иткән картинага, аеруча, сокланып карап торды. Ул чәчәкләрдән Габдулла Тукай рәсеме ясаган һәм 135 яшь дип язган иде. Вера Леонидовна сүзләренчә, бу рәсемне ясау өчен ул чәчәкләрне өч көн җыйган. Шәһәр мэры әлеге картинаны Тукай яр буена урнаштырырга тәкъдим итте. Әйтергә кирәк, бу мәктәп әлеге фестивальдә инде 21 ел катнаша. 
32нче балалар бакчасы исә картина ясау өчен 250-300 агач яфрагы җыеп теккән. 
11нче мәктәп укытучылары «Алтын балык» рәсемен ясаганнар. “Бу балыкка тотынсаң, синең теләгең тормышка аша”, - дип шаярттылар алар. 
56нчы мәктәпнең «Су анасы» картинасы да беркемне дә битараф калдырмады. Директор Рәмзия Зәйнуллина сүзләренә карганда, рәсемнең төп темасы – туган телне саклау. Бу теманы алар табигатьнең матурлыгы, елгалар, күлләрнең байлыгы аша чагылдырганнар.  
Бәйрәмдә һәр теләгән кеше шәһәр мэры белән фотога төшә алды, Наил Мәһдиев үзе дә шәһәрдәшләр белән бик теләп аралашты, балаларның исемнәре, яшьләре турында сорашты,үз оныклары турында да сөйләде.
Шәһәребез районнары да калышмады
Идарә итү компанияләре, мәктәпләр һәм балалар бакчалары белән беррәттән шәһәребезнең Үзәк, Автозавод һәм Комсомол районнары да үзләренең композицияләре белән таң калдырды. Биредә шәһәребезнең һәр территориаль-иҗтимагый үзидарәләре дә актив катнашып, үзләренең иҗат җимешләре белән төрле номинацияләрдә көч сынашты. Бакчада үскән җиләк-җимешләр, чәчәкләр композицияләре, кышка әзерләнгән сый-нигъмәтләр, бияләй формасындагы баклажан, 57 килограммлы кабак, кәбестәдән ясалган эт, хәтта файдалы бөҗәкләр өчен отель да бар иде. 
Комсомол районы композициясе аеруча истә калырлык булды. Биредә баласын күтәргән хатын-кыз ирен эштән кайтканын көтеп утыра. Ә аның табынында ниләр генә юк... 
Күз явын алырлык итеп бизәлгән тегермән дә әллә кайдан ук игътибарны җәлеп итеп тора. Камыр-батыр атка утырып арба тулы яшелчәләрне өйгә алып кайта, су алу өчен коесы, искиткеч матур чәчәкләр белән бизәлгән күпере дә бар монда. Барысы да төптән уйланып эшләнгән, зәвык белән бизәлгән. Бу матурлыкка сокланмый мөмкин түгел. 
Моннан тыш, чарада «Осталар шәһәре» Бөтенроссия халык һөнәрләре, декоратив-гамәли сәнгать фестивале дә үтте. Урында итек чигү буенча мастер-класста да катнашырга, төрле сувенирлар, матур-матур бизәкләр сатып алырга да була иде. Ә иң мөһиме шәһәрдәшләр һәм шәһәребез кунакларына 164 ноктада үсентеләр сату да оештырылды. Әйтергә кирәк, чарага килүчеләр быелгы бәйрәм чарасыннан тулысынча канәгать калды. 

 

Гөлүсә-Альберт Гәрәйшиннәр:
- Бәйрәм бик яхшы оештырылган. Былтыр да булмагач, сагындырган. Элек ел саен йөри идек. Чәчәкләр композицияләренең һәркайсын карап чыктык, бик ошады. Шәхси йортта торабыз, шунда утыртырга дип төче чия, груша, сортлы сарымсак алдык.

Зәйтүнә Шәйнурова:
- Мин Нижневартовсктан кунакка килдем. Бу бәйрәмдә беренче тапкыр. Мондый матурлыкны күргәнем юк иде әле. Паннолардагы рәсемнәр аеруча ошады, никадәр хезмәт кергән бит аларга. Туганнарыма бүләккә дип чәчәкләр алдым, бакчаларына утыртырлар. 
Вера Гыйләҗева:
- Чәчәкләр бәйрәмен ел саен түземсезлек белән көтеп алам. Үсентеләр алам, чөнки биредә сайлау мөмкинлеге күп һәм бәяләре дә арзан. Мәсәлән, бүген бакчага утыртырга дип хризантема алдым. 100 сумга гына, ә болай аның бәясе 250 сум. 

Гөлгенә Ибатуллина:
- Алмагач сатып алдым әле, сорты – конфетный, 2 метр биеклеккә үсә диделәр, ә иң мөһиме, бер елдан алмасы була дип әйттеләр. Алдамаганнардыр инде, утыртып карарбыз. 
Рузилә Галиуллина:
- Бәйрәмгә матурлыкка сокланыр өчен чыктык. Гомумән, без бәйрәмнәр, халык күп булган җирдә йөрергә яратабыз, кечкенә кызыбыз батутта да сикерде, карусельдә дә атынды. Кече сәхнәдә башкарылган җырларны, биюләрне рәхәтләнеп тыңладык, карадык. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм