Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда «Ел студенты – 2021» конкурсына йөздән артык гариза җибәрелгән

Чаллыда «Ел студенты – 2021» шәһәр конкурсының гаризалар кабул итү кампаниясе тәмамланды. Оештыру комитетына рекордлы сандагы гаризалар килгән – 13 номинациядә катнашу өчен йөзләгән студент һәм студентлар коллективы гариза биргән.

Конкурсның төп «Ел студенты Гран-прие» номинациясенә иң күбе – 17 гариза кабул ителгән, аның җиңүчесе Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогинаның Рәхмәт хаты һәм 33 сум күләмендә исемле стипендиясе белән бүләкләнәчәк.
«Актив студентлар һәм округ яшьләре белән бергә без бик күп кызыклы проектларны гамәлгә ашырабыз, һәм мин иң иҗади, акыллы, максатчан кешеләр арасында бәйге уздыру идеясен хуплыйм. Барлык яшьләргә үз-үзләренә ышанырга, максатлар куярга һәм кыю рәвештә аларга ирешүләрен телим!» – ди Әлфия Когогина.
Шулай ук гаризалар саны буенча алдынгы номинацияләр: «Ел интеллекты» – 13 гариза, «Ел җәмәгатьчесе» – 9 , «Студентлар иҗтимагый оешмасы» – 9.
25 декабрьгә кадәр конкурс экспертлары портфолиоларга бәя бирәчәкләр, аннары көндезге турлар узачак, анда катнашучылар үз-үзләрен презентацияләячәкләр, ә «Иҗади шәхес» һәм «Иҗади коллектив» номинацияләрендә конкурсантларның иҗади чыгышлары башкарылачак.
Проект «Нур» яшьләр үзәге тарафыннан шәһәр Башкарма комитетының яшьләр белән эшләү идарәсе ярдәме белән тормышка ашырыла. Йомгак ясау һәм бүләкләү тантанасы 2022 елның гыйнварында, Бөтенроссия студентлар көне уңаеннан узачак.
Узган елларда «Ел студенты Гран-прие» һәм Дәүләт Думасы депутатының исемле стипендиясенә Вероника Завьялова (Медицина көллияте), Алексей Володин (В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты филиалы), Алия Сәмигуллина (Педагогика көллияте), Диана Мусина (Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты), Дмитрий Потапов (Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты) ия булдылар.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бүләкләү