Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда эшләүче Пакистан табибын Гарәп Әмирлекләреннән үк эзләп киләләр

Шәһәребезнең танылган табибы, тәҗрибәле уролог-андрологы, Пакистан белгече Хан Умар Хаят шушы көннәрдә үзенең 50 яшьлек юбилеен каршылый. Сер түгел, мондый истәлекле көндә күңел әйләнә-тирәдәгеләрдән җылы сүзләр, изге теләкләр, игътибар көтә. Ә менә язмабыз герое исә, бөтенләй киресенчә, туган көнендә дә ул башкаларны кайгырта, аларны сөендерү теләге белән яна. Тормыш иптәше белән оештырган шәхси клиникасы кысаларында ул махсус фонд булдырып, хәйриячеләрне җәлеп итеп, дәваланырга мөмкинлеге булмаганнарга ярдәм итү турында хыяллана. Хәер, бүгенге көндә дә инде табиб аларны кире какмый, мөмкинлегеннән чыгып киңәшләрен бирә, медицина ярдәме күрсәтә. Мондый киң күңеллелекнең сере нидә соң, аның шытымнары кайчан тамыр җәйгән икән?!

Мәрхәмәтлелек орлыкларын Умар Хаят күңеленә сабый чагыннан ук әти-әнисе сала. «Кешеләргә һәрвакыт ярдәмчел бул», – дип үстерәләр аны газиз кешеләре. Язмам герое нәселенең чишмә башы исә бездән бик еракка, Көньяк Азия киңлекләрендә урнашкан Пакистан дәүләтенә барып тоташа. Балачагы да аның биредә, җир шарының иң биек таулар системасын хасил иткән Гималай түбәнлекләрендә, Хайбер-Пахтунхва провинциясендә үтә. Ул 8 балалы ишле гаиләдә тәрбияләнеп үсә. Әтисенең үз фермер хуҗалыгы була. Алар анда яшелчә, җиләк-җимештән алып, мамыкка, шикәр тростнигына кадәр үстерәләр. Әнә шулай Умар Хаят энеләре һәм сеңелләре белән хезмәт тәрбиясе алып, кечкенәдән үк бары эш агачының гына һәрвакыт җимеш китерүен аңлап үсәләр. 
Язмам герое укуда да сынатмый. Мәктәптә дәресләрдән бушаган арада җәмәгать эшләрендә дә бик теләп катнаша, волонтерлык хәрәкәтенә дә кушыла. Әйләнә-тирәдәгеләргә һәрвакыт ярдәм итү теләге аңа булачак һөнәрен сайлаганда да этәргеч бирә. Әти-әнисенең фатыйхасын, теләк-тәкъдимен дә искә алып, Умар Хаят 9 сыйныфтан медицина юнәлеше буенча белем ала башлый. «Бездә укыту системасы башкачарак, яшүсмерләр 9-12 сыйныфларда, үзләре сайлаган белгечлек буенча, башлангыч һөнәри әзерлек үтәләр. Нәселдә талантлы сәясәтчеләр, хәрбиләр, дәүләт органнарында хезмәт куючылар шактый. Мин дә алардан калышмаска булдым, җирлегебездә аеруча зур хөрмәткә лаек табиб белгечлеген сайларга карар кылдым», – ди язмам герое. 1988 елда мәктәпне бетергәч тә ул укуын FSP программасы буенча колледжда, медицина фәннәре факультетында дәвам итә. Аны тәмамлаганнан соң, 1994 елда әтисенең тәкъдиме белән, 4 мең км ара үтеп, дөньяның иң зур иле – Россиягә килеп урнаша.
«Сез мәйданыгыз белән генә түгел, ә Советлар Союзында ук нигез салынган бик көчле укыту системасы белән дә алдынгы. Белгечләрегез, галимнәрегез бар дөньяга яхшы таныш. Шуңа да мин югары белемне нәкъ менә Россиядә үзләштерергә булдым», – ди Умар Хаят.
Тел – белемнең ачкычы, акылның баскычы, дип юкка гына әйтмәгән халкыбыз. Булачак табибка да һөнәри баскычтан югары күтәрелү өчен иң элек рус телен үзләштерү кирәк була. Һәм ул озак уйлап тормый, Мәскәү югары уку йортларының берсендә, махсус чит ил гражданнары өчен булдырылган факультетта рус телен үзләштерә.  Аннары инде язмышы аны Удмуртия якларына алып китә, юкса Умар Хаятка Мәскәүдә, Петербургта укуын дәвам итү мөмкинлеге дә була. Тормышта бер генә нәрсә дә очраклы түгел диләр бит. Шәһәрдәшебез биредә, Ижау дәүләт медицина академиясендә югары белем алудан тыш, булачак тормыш иптәше Тюльпанны да очрата.  Исеме һәм килеш-килбәте белән генә түгел, ә тыйнаклыгы, тәрбиялеге белән дә үзенә гашыйк итә әлеге татар кызы Пакистан бөркетен. Ислам кануннары буенча тәрбияләнеп үскән егетне кызның Татарстанда гомер итүче әти-әнисе, туган-тумачалары да үз итә. Шуңа да хирургия буенча ориднатураны тәмамлагач, Умар Хаят гаиләсе белән автокалабызга кайтып төпләнә. 2003 елдан ул 7 нче шәһәр поликлиникасында хирургия бүлеген җитәкли башлый. 2004 елдан урология буенча да сертификатка ия була.  
«Мине Англия, Австралия, Гарәп Әмирлекләренә дә чакырдылар. Тик Россиядән китәсем килмәде. Сездә халык шул кадәр киң күңелле, ачык, тырыш. Берьюлы төрле милләт вәкилләре дус һәм тату гомер кичерәләр. Бу мине бик нык гаҗәпләндерде, сокландырды. Илегез дә зур, бай. Теләге булган кешегә тормыш итү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар», – ди язмам герое. 
Аны шулай ук бездәге сәламәтлек саклау системасы эшчәнлеге дә таң калдыра. «Бары Россиядә генә өлкәннәр һәм балалар өчен аерым поликлиникалар, стационарлар, йогышлы авырулар хастаханәләре, санатор-курорт дәвалау учреждениеләре түләүсез шартларда медицина хезмәте күрсәтә. Чит илләр бу хакта хыяллана гына ала. Әлбәттә, баштагы чорда, төгәлрәк әйтсәк 2000 елларга кадәр, без алардан технологик яктан калыштык. Бездә УЗИ, МРТ, КТ процедуралары үткәрү өчен көчле аппаратлар бик юк иде. Хәзер инде хәлләр үзгәрде. Югары сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар.  Бүгенге көндә инде без башка мәсьәлә – медицина сервисын югары дәрәҗәгә күтәрү өлкәсендә җиң сызганып эшләргә тиеш», – ди табиб. 
Әлеге гади генә «сервис» төшенчәсенә ул бик тә тирән мәгънә сала. Авыруларны якын кешебездәй кабул итеп, аларны кулыбыз белән генә түгел, ә җылы сүзебез белән дә дәваларга өйрәнергә кирәклеген ассызыклый. Һәм моңа безнең шәхси проблемаларыбыз да, финанс халәтебез дә киртә булырга тиеш түгел. 
Табиб – ул бит һөнәр генә түгел. Ул – яшәү рәвеше. Ул һәрвакыт сакта. Урамда кемгәдер көтмәгәндә медицина ярдәме кирәк булуы бар. Миңа моның өчен акча түләмиләр, дип, табиб кына түгел, ә гади кеше дә борылып китә алмый. Язмам герое нәкъ менә шул фикердә. 
«Медицинаны мин сәнгать белән чагыштырам. Кешеләр белән аралашу, дәвалау – зур сәнгать ул. Һәм инде дәвалау эше белән аерым кысаларда гына түгел,  ә замана биргән бар мөмкинлекләрне кулланып шөгыльләнү өчен, моннан 4 ел элек без тормыш иптәшем белән шәхси клиникабызны ачарга карар кылдык», – ди Умар Хаят.
Биредә ул, сүзенә тугры калып, авыруларның урологик, гинекологик проблемаларын хәл итү белән беррәттән, аларны малоинвазив терапия ысулы белән дә дәвалый башлый. 2013 елда ул моның өчен махсус Израильгә барып, белемен дә күтәрә. Әлеге дәвалау алымы, катлаулы операцияләрсез генә, тиз арада уңай нәтиҗәләргә ирешү мөмкинлеге бирә. Шуңа да аны хәзер хәтта башка җирлекләрдән дә эзләп киләләр. Мисал өчен, әле сентябрь аенда гына ул Гарәп Әмирлекләреннән бер пациентны кабул иткән. Төркиядән, Казахстаннан килүчеләр дә бар.
Билгеле, хәл итәсе мәсьәләләр дә юк түгел. «Шәхси клиникалар да дәүләт сәламәтлек саклау учреждениеләре кебек игътибарга мохтаҗ. Азмы-күпме безгә дә ярдәм күрсәтелсен иде. Безнең табиблар да пандемия чорында авыруларны дәвалый. Сезнең температурагыз бар, дип, берәүне дә борып чыгармый. Үзенә күрә без дә «кызыл зона»да эшлибез. Тик бернинди дә өстәмә түләүләр алмыйбыз. Юкса, барыбыз да уртак эш – җәмгыятебез гражданнарын дәвалау белән мәшгуль бит. Күмәк рәвештә, килешеп эшләгәндә сәламәтлек саклау системасына төшкән йөкләнешне дә киметә алыр идек», – ди табиб.
Менә шундый уй-хыяллар белән янып яши дәрәҗәле Пакистан табибы Чаллыда. Килер бер көн алары да чынга ашар. Бүгенгәчә әле аңа язмышы һәрвакыт мәрхәмәтле булган, хезмәтенә күрә хөрмәтен дә күрсәтергә кызганмаган. Умар Хаят бик күп Рәхмәт хатларына, Мактау грамоталарына, дәрәҗәләргә ия. 2015 елда тапшырылган “Ватанга тугрылык һәм халыкка бирелгәнлек” ордены үзе генә дә ни тора. Билгеле, аның әлеге уңышында тормыш иптәше Тюльпан ханымның да роле зур. Ир өйнең бер чатын тотып торса, хатын өч чатын тотып торыр, диләр бит. 
«Дөрестән дә, Тюльпан Тимергалиевна бар яктан да талантлы шәхес. Ул тугры тормыш иптәше дә, уңган хуҗабикә дә, үрнәк әни дә, ярдәмчел туган да, тәҗрибәле белгеч тә. Мин аңа дистә еллар гаиләбез учагын сүндерми саклаганы, өч балабызга гомер биргәне өчен өчен чиксез рәхмәтлемен. Алга таба да һөнәребезнең бәрәкәтен күреп, әйләнә-тирәдәгеләргә кирәклегебезне тоеп яшәргә язсын иде», – ди юбиляр. 
Без дә редакциябез исеменнән Умар Хаятка гомер бәйрәме уңаеннан изге теләкләребезне ирештерәбез. Ахыргача үз һөнәренә тугры калуын телибез. Сез – табиблардан башка кешелек үсеше мөмкин түгел. Башкаларга күрсәткән изгелегегез үзегезгә дә меңе белән әйләнеп кайтсын иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чир авыру сәламәтлек