Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда гражданнарны хәрби исәпкә кую тулы күләмдә үтәлгән

Чаллы шәһәрендә гражданнарны хәрби исәпкә кую «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында» Федераль законы нигезендә башкарылды.

Оешмаларның һәм мәгариф учреждениеләренең вазыйфаи затлары әлеге учреждениеләрдә эшләүче яки укучы гражданнарга хәрби исәпкә басу өчен шәһәрнең хәрби комиссариатлары повесткалары буенча үз вакытында килү мөмкинлеге белән тәэмин иттеләр.


Гражданнарны хәрби исәпкә кую комиссиясе тарафыннан гражданнарны медицина тикшерүе оештырылды, аларның сәламәтлеге буенча хәрби хезмәткә яраклылыгы билгеләнде, аларның хәрби - исәпкә алу белгечлекләре буенча әзерлеккә яраклылыгын билгеләү өчен профессиональ-психологик сайлап алу үткәрелде һәм аларны хәрби исәпкә кую турында карар кабул ителде.
Үзәк һәм Автозавод районнары хәрби комиссары Рәшит Ильясов мәгълүматларына караганда, 2004 елда туган 2 182 граждан хәрби учетка куелган. Гражданнарны хәрби исәпкә кую буенча чаралар тулы күләмдә үтәлгән.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәрби