Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда иң яхшы Яңа ел бизәлешенә бәйге игълан ителде

Шәһәрдә бәйрәм атмосферасы һәм Яңа ел кәефе булдыру өчен шәһәрнең иң яхшы Яңа ел бизәлешенә традицион бәйге старт алды.

Җиңүчеләр берничә номинация буенча билгеләнәчәк: «Район Яңа ел чыршысының иң яхшы бизәлеше», «Микрорайон территориясенең иң яхшы Яңа ел бизәлеше», «Оешма территориясенең иң яхшы Яңа ел бизәлеше».

Конкурс ике этапта үткәрелә. Беренчесе – 21 декабрьдән 27 декабрьгә кадәр, икенчесе – 2018 елның 28 декабреннән 2019 елның 12 гыйнварына кадәр. Беренче этапта катнашу өчен 20 декабрьгә кадәр район администрациясенә гаризалар тапшырырга кирәк. Беренче турда җиңүчеләр Чаллы Башкарма комитетының район администрацияләре тарафыннан оештырылган комиссияләр тарафыннан бәяләнә. Бәйгенең беренче этабы нәтиҗәләре буенча һәр районнан һәр номинация буенча икешәр җиңүче билгеләнә.

Бәяләүләр вакытында бизәлешнең сәнгать дәрәҗәсе һәм оригинальлеге, биналарда котлау язулары, яктылык-иллюминацион бизәлеше, якын-тирә территориядә боз фигуралары яки скульптуралар урнаштыру исәпкә алыначак.

Иң күп тавыш җыйган җиңүчеләр дипломнар белән бүләкләнә.

 

http://nabchelny.ru/news/34541

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев