Чаллыда коткаручылар боз өстеннән сигез яшүсмерне чыгарган
Коткаручылар яшүсмерләр белән әңгәмә үткәргәннәр
Чаллыда коткаручылар Мәләкәс елгасында боз өстеннән сигез яшүсмерне чыгарган. Бу турыда “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Кичә 16.20 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына хатын-кыз шалтыраткан. Ул Мәләкәс елгасындагы боз өстендә балалар йөгереп йөрүен әйткән», – диелгән хәбәрдә.
Елга янына 6нчы зона патруль-коткару отряды хезмәткәрләре килгән. Алар сигез үсмерне боз өстеннән чыгарган һәм юка бозга керү куркыныч булуы турында әңгәмә үткәргән.
Аннары балаларны балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторларга тапшырганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев