Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда кояш нурлары аркасында биш катлы йортта янгын чыккан

Чаллыда кояш нурлары аркасында биш катлы йортның бер фатирында янгын чыккан.

Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.«ЗЯБ бистәсендә 17а / 17 номерлы йортта янгын турында хәбәр бүген 13.10 сәгатьтә 112 номерына килде», – дип ачыкладылар Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.
Хәбәр алынгач, биш минуттан соң 55нче номерлы янгын сүндерү-коткару хезмәткәрләре урынга килгеп җиткән. Ут йортның бишенче катындагы балконын ялмап алуы ачыкланган. Монда яшәүчеләр төтен баскан подъезддан үзләре чыгып китә алган.
Янгын сүндерүчеләр махсус конструкция ярдәмендә яна торган фатирны ачып кергәч, анда йокы бүлмәсендәге тәрәзә һәм җиһазларга, балконның агач тышлыгы һәм кухнядагы тәрәзә рамасына ут капканлыгын күргәннәр.Янгынны тулысынча сүндерү өчен 6 минут чамасы вакыт кирәк булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын чыгу сәбәбе — балкондагы су салынган банкага кояш нурлары төшкән һәм ул янгын китереп чыгарган.

 

 

http://maydan.tatar/challyda-koyash-nurlary-arkasynda-bish-katly-jortta-yangyn-chykkan/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев