Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чал­лы­да - Ма­рат Әх­мә­тов

 “Хэ­зер­ге  шарт­лар­да тор­мы­шы­быз­ның үсе­шен тә­э­мин итү­дә мат­бу­гат ча­ра­ла­ры  ро­ле һәм  та­тар те­лен­дә бе­лем, тәр­бия би­рү мәсь­ә­лә­лә­ре те­ма­сы­на “тү­гә­рәк өс­тәл”­дә Ма­рат Әх­мә­тов: “Тел яз­мы­шы рес­пуб­ли­ка­быз­ның ике шә­һә­рен­дә Ка­зан­да һәм Чал­лы­да кис­кен то­ра. Әгәр без алар­да мил­ли мо­хит­не, мә­га­риф­не сак­лап ка­ла ал­ма­сак,  ту­ган те­ле­без­нең  ки­лә­чә­ге  хәй­ран шик­ле,” – дип бел­дер­де.

Чал­лы­га ТР Пре­зи­ден­ты кар­шын­да­гы Та­тар те­лен сак­лау һәм үс­те­рү ко­мис­си­я­се  рә­и­се Ма­рат Әх­мә­тов кил­де. ТР Дә­ү­ләт со­ве­ты  де­пу­тат­ла­ры  - Ай­рат За­ри­пов, Ка­мил Ну­га­ев, Мар­сель Мин­га­ли­мов, “Тат­ме­диа” АҖ ге­не­раль ди­рек­то­ры Ша­мил Са­дый­ков, ТР Язу­чы­лар бер­ле­ге рэ­и­се  Рка­ил Зәй­дул­ла, язу­чы Мар­сель Га­ли­ев, ша­гый­рә  Шәм­сия Җи­һан­ги­ро­ва бе­лән бер­лек­тә ул баш­та Мул­ла­нур Ва­хи­тов исе­мен­дә­ге  икен­че та­тар гим­на­зи­я­се эш­чән­ле­ге бе­лә та­ныш­ты.  Гим­на­зи­я­дә яңа уку елы­на гы­на ка­пи­таль ре­монт тә­мам­лан­ды, бө­тен җи­һаз­лар яңар­тыл­ды.  Сый­ныф­лар бе­лэн та­ны­шып, уку­чы­лар, укы­ту­чы­лар бе­лэн ара­лаш­кан­нан соң Ма­рат Әх­мә­тов:” Ме­нә бу – Чал­лы­да ту­лы­кан­лы мил­ли тор­мыш, мә­га­риф үр­нә­ге. Эч­тә­лек көч­ле. Мон­дый мәк­тәп­ләр үр­нә­ген­дә ба­ла­лар­да те­ле­без­гэ, хал­кы­быз­га мә­хәб­бәт тәр­би­я­ләп бу­лыр”, - ди­де.

 “Хэ­зер­ге  шарт­лар­да тор­мы­шы­быз­ның үсе­шен тә­э­мин итү­дә мат­бу­гат ча­ра­ла­ры  ро­ле һәм  та­тар те­лен­дә бе­лем, тәр­бия би­рү мәсь­ә­лә­лә­ре те­ма­сы­на “тү­гә­рәк өс­тәл”­дә Ма­рат Әх­мә­тов: “Тел яз­мы­шы рес­пуб­ли­ка­быз­ның ике шә­һә­рен­дә Ка­зан­да һәм Чал­лы­да кис­кен то­ра. Әгәр без алар­да мил­ли мо­хит­не, мә­га­риф­не сак­лап ка­ла ал­ма­сак,  ту­ган те­ле­без­нең  ки­лә­чә­ге  хәй­ран шик­ле,” – дип бел­дер­де. Мил­ли азат­лык би­ше­ге бу­лып та­ныл­ган Чал­лы­да вәз­гы­ять нин­ди соң?

Чал­лы шә­һә­ре баш­кар­ма ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се урын­ба­са­ры Ра­мил Хә­ли­мов әй­тү­е­нә ка­ра­ган­да, тел­не сак­лау­да төп җа­вап­лы­лык бак­ча , мәк­тәп кол­лек­тив­ла­ры­на йөк­лән­гән. Та­тар сый­ныф­ла­ры му­ни­ци­паль за­каз ни­ге­зен­дэ туп­ла­на.Тик җи­тәк­че фи­ке­рен­чә, бу ан­сат тү­гел, төр­кем­нәр­нең тот­рык­лы бу­лы­ры­на га­ран­тия юк. Хә­зер 1-6 сый­ныф­лар­да та­тар­ча укы­ту ка­рал­ган. Ан­нан соң фән­нәр рус те­лен­дэ алып ба­ры­ла. Шә­һәр кү­лә­мен­дә та­тар­ча укы­ту ни­ба­ры 7,5 про­цент тәш­кил итә. Ра­мил Хә­ли­мов:”Бу сан­ның ки­нәт ке­нә ар­тып ки­тәр дип тә әй­теп бул­мый. Ка­бул ител­гән  юл кар­та­сы бу­ен­ча әк­рен ге­нэ, ип­ләп ке­нә ба­рып ята­быз”, - дип бел­дер­де. Га­ли Акыш исе­мен­дэ­ге ли­цей- ин­тер­нат ди­рек­то­ры Фир­дү­сә Әю­по­ва шу­ның тем­п­лар­ның сә­бәп­лә­ре­нә тук­тал­ды:” Бе­рен­че чи­рат­та, ба­ла­лар та­тар­ча бел­ми. Алар­ны та­тар­ча укы­та баш­лар ал­дын­нан ата- ана­лар бе­лән  озак эш­ләр­гэ ки­рәк. Ин­де сый­ныф туп­лап укы­та баш­ла­дык ди­сәк, дә­рес­лек­ләр җит­мәү  ко­ма­чау­лый, алар­ның кү­бе­се рус те­лен­нэн кү­чер­мә. Әй­тик, “Әй­лә­нә- ти­рә дөнья”- “Ок­ру­жа­ю­щий мир”. Ан­да  та­тар ру­хы юк, ту­лы­сын­ча рус хал­кы­ның сим­во­ли­ка­сы, йо­ла­ла­ры,  мил­ли ге­рой­ла­ры өй­рә­не­лә.   Та­тар мәк­тәп­лә­ре укы­ту­чы­ла­ры  та­тар йо­ла­ла­рын, мил­ли үзен­чә­лек­ләр­не аң­ла­тыр өчен өс­тә­мә әзер­лә­нер­гә ти­еш бу­ла. Ярый ла алар мил­ли җан­лы бул­са­лар?!

Бу урын­да кадр­лар мәсь­ә­лә­се кал­кып чы­га.  Фир­ду­сә Әю­по­ва якын – ти­рә ра­йон­нар­дан ки­леп укый тор­ган ли­цей-ин­тер­нат Чал­лы пе­да­го­гия көл­ли­я­те бе­лән ки­ле­шү ни­ге­зен­дэ мак­сат­чан юл­ла­ма­лар бе­лән укы­ту­чы­лар, тәр­би­я­че­ләр укы­тыр­га мөм­кин бу­лыр иде дип тәкъ­дим ит­те. Мо­ның өчен 1985 ел­да тө­зел­гән мәк­тәп би­на­сын ка­пи­таль ттө­зек­лән­де­рү со­ра­ла.  Бак­тың исә, та­тар тел­че­лә­ре өчен дә­ү­ләт за­ка­зы да җи­тәр­лек тү­гел. Чал­лы пе­да­го­гия ин­с­ти­ту­тын­да бү­ген ни­ба­ры 15 урын бар. Ма­рат Әх­мә­тов Пре­зи­дент­ка бу ту­ры­да жит­ке­реп яңа уку елын­нан ук  хәл­не тө­зә­тер­без, дип ышан­дыр­ды.

Уку­чы­лар­га та­тар те­лен­нэн им­ти­хан би­рә­се бул­мау да сый­фат­ка та­ләп­ләп­ләр­не йом­шар­та.

Ба­ла­лар бак­ча­сын­да да проб­ле­ма­лар җи­тәр­лек. Бел­геч­ләр, кул­лан­ма әс­бап­лар җи­теш­мә­ү­дән тыш, та­тар төр­кем­нә­рен ачу­га бер­дәм элек­трон чи­рат та ко­ма­чау­лый, дип бел­дер­де мәк­тәп­кә­чә бе­лем би­ру уч­реж­де­ни­е­лә­ре бү­ле­ге баш­лы­гы Нәр­киз Ка­ша­пов. Та­тар  ба­ла­ла­рын сай­лап алу мөм­кин­ле­ге юк,  чи­рат бу­ен­ча якын ти­рә­дэ яшә­ү­че  бар ба­ла да ка­бул ите­лә. Хәт­та груп­па­да бер ге­нә рус ба­ла­сы бу­лып, ата – ана­сы ри­за бул­ма­са, та­тар төр­ке­мен ачар­га мөм­кин­лек юк. Әле­ге хәл­дән чы­гу юлын ТР Дә­ү­ләт со­ве­ты де­пу­та­ты, ТР Пре­зи­ден­ты кар­шын­да та­тар те­лен сак­лау һәм үс­те­рү ко­мис­си­я­се рә­и­се Ма­рат Әх­мә­тов  шә­һәр­ләр­дә про­гим­на­зи­я­лэр, ба­ла­лар бак­ча­сы һәм баш­лан­гыч мәк­тәп бер­ләш­те­рел­гән мах­сус уч­реж­де­ни­е­лэр тө­зү­дә, ди. Пре­зи­дент­ның да шун­дый күр­сәт­мә­се бар, про­ект­лар ин­де эш­лә­нә баш­ла­ган. Та­тар про­гим­на­зи­я­се һич­шик­сез Чал­лы­да да бу­ла­чак.


 

“Тү­гә­рәк өс­тәл”­дә Чал­лы­да­гы мил­ли мат­бу­гат то­ры­шы­на да тук­тал­ды­лар. “Тат­ме­диа” агент­лы­гы ге­не­раль ди­рек­то­ры Ша­мил Са­дый­ков та­тар мил­ли тор­мы­шын­да Чал­лы шә­һә­ре­нең ро­лен ас­сы­зык­лап, мил­ли мат­бу­гат ча­ра­ла­ры­ның дә­рә­җә­сен кү­тә­рү мө­һим­ле­ген ас­сы­зык­ла­ды. Бү­ген Чал­лы­да  та­тар те­лен­дэ чы­гу­чы 5 мат­бу­гат ча­ра­сы бар: “Шәһ­ри Чал­лы” , “Кө­меш кың­гы­рау” га­зе­та­ла­ры, “Мәй­дан” жур­на­лы, Чал­лы те­ле­ви­де­ни­е­се һәм “Кү­ңел”, “Тәр­тип” ра­ди­о­ла­ры. Бү­ген­ге көн­дә  алар­ның мат­ди – тех­ник  җи­һаз­ла­ны­шын тә­э­мин итү өс­тен­дә зур эш ба­ра. Ә иң зур бу­рыч – алар­нын эч­тә­лек­ле бу­лып, та­тар дөнь­я­сы­ның кү­тә­ре­ле­ше­нә йо­гын­ты ясар­дай көч­ле яз­ма­лар бе­лән чы­гуы.

Ре­зи­дә ЮСУ­ПО­ВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев