Чаллыда маршрутларга 73 трамвай чыга
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда маршрутларга 73 трамвай чыга

Бүгенге көндә Чаллыда 85-90 мең кеше трамвайларга өстенлек бирә.

Онлайн киңәшмә барышында башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев маршрутларга 73 трамвай чыгуын хәбәр итте. Бүгенге көндә шәһәр урамнарында трамвайлардан тыш 316 автобус та йөри. Җитәкче әйтүенчә, Чаллы урамнарында Мәскәү бүләк иткән 10 трамвай чыккан. Бүгенге көндә Чаллыда 85-90 мең кеше трамвайларга өстенлек бирә.

фото: transphoto.org сайтыннан алынды

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


даи кагыйдә юл транспорт билге гаи

Нет комментариев