Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда «Минем әти-әнием һөнәре» дигән видеороликлар конкурсы старт ала

Чаллы укучылары «Минем әти-әнием һөнәре» дигән видеороликлар конкурсына гариза бирә алалар. Катнашуга 8-11 сыйныф укучылары чакырыла. Моның өчен 22 декабрьдән 17 гыйнварга кадәр укучыга ата-анасы һөнәре турында видеоролик төшерергә һәм VKontakte, Tik Tok яки Instagram социаль челтәрендә #ЗаманПрофи хэштэгы белән урнаштырырга кирәк. Конкурс яшүсмерләрне һөнәри үзбилгеләнешкә кызыксындыру, укучыларның ата-аналарының һөнәрләренең абруен күтәрү һәм иҗади потенциалларын ачу максатыннан үткәрелә.

Конкурсны оештыручылар – шәһәр Башкарма комитетының яшьләр белән эшләү идарәсе ярдәме белән «Заман» яшьләр үзәге һәм «Чаллы шәһәре предприятиеләре һәм оешмаларының яшьләр советы» җирле иҗтимагый оешмасы.
Нәтиҗәләр ясау һәм иң яхшы эшләрне бүләкләү тантанасы 2022 елның 24 гыйнварында «Заман» яшьләр үзәгендә узачак. Тулырак мәгълүмат 8-917-909-14-94, 57-08-70 телефоннары буенча.

 

http://nabchelny.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс