Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда «Могҗизалар чемоданы» V Инклюзив гаилә фестивале оештырыла

Чара 10 июньдә 12:00 сәгатьтә Җиңү паркында узачак.

Бу - ел саен үткәрелеп килүче фестивальләрнең берсе. Чара физик мөмкинлекләре чикле балаларга исәпләнгән. «Могҗизалар чемоданы»ның үз төсе бар – сары төс. Программада масстер-класслар, сәхнә мәйданчыгы, квест-уеннар һәм башкалар каралган.«Могҗизалар чемоданы» V Инклюзив гаилә фестиваленә килүчеләрнең “Ашыгыч ярдәм каретасы”нда йөрү мөмкинлеге булачак.
Шунда ук «Киемнәр чемоданы – балалар подиумда» программасы тормышка ашырыла. Анда һәр теләгән бала үз куллары белән кием әзерләп кия алачак. «Әкият артыннан әкият» программасында әкиятләр тыңлау мөмкинлеге булдырылган. Моннан тыш, барлык тамашачылар өчен шәһәрнең иҗат коллективлары чыгыш ясаячак.

 

http://nabchelny.ru/news/32192

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев