Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда ОРВИ белән авыручылар саны атна эчендә 80 процентка арткан

Бу күрсәткеч күпьеллык уртача күрсәткечтән өч тапкыр артык.

Чаллыда узган атна эчендә ОРВИ белән авыручылар саны 80 процентка арткан. Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең җирле территориаль бүлеге мәгълүматлары буенча, бу күрсәткеч күпьеллык уртача күрсәткечтән өч тапкыр артык, дип яза «Челнинские известия».
Шәһәрдә көчле респиратор вирус инфекцияләренең 8730 очрагы теркәлгән. Шул ук вакытта грипп белән авыруның бер генә очрагы да юк.
Авыру күрсәткече 10 мең кешегә 166,2 очрак тәшкил иткән.
Шул ук вакытта Казанда ОРВИ эпидемия бусагасыннан 13,6 процентка арткан. Татарстан башкаласының вакытлыча йогышлы авырулар хастаханәләренең эше коронавирус белән хәлнең тотрыклануын исәпкә алып дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чир авыру сәламәтлек