Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда резина һәм пластик янган урында экологлар һаваны тикшерә

Чаллыда Авторемонт урамында бүген төнлә чыккан янгын урынында экологлар эшли. Анда склад, шулай ук резина һәм пластик калдыклары янган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

«Урында Россия кулланучылар күзәтчелеге һәм Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре һавадагы зарарлы матдәләр булу-булмавына тикшерү үткәрә», - диделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Янгынны сүндерүдә 90нан артык кеше, 30 берәмлек техника, шулай ук янгын сүндерү поезды җәлеп ителгән.

Янгын турында тулырак монда. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев