Куркыныч янгын: Чаллыда резина һәм пластик яна - ФОТОЛАР, ВИДЕО
Янгын белән иртәнге 4тән бирле көрәшәләр.
Бүген М7 федераль трассасы янындагы склад территориясендә янгын чыкты. Аның белән янгын сүндерүчеләр инде иртәнге 4тән бирле көрәшәләр.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча хезмәтенә исә: « Авторемонтный урамындагы 20/2 нче йортындагы (Бу адрес буенча «Алтын Полимер» җаваплылыгы чикләнгән оешма теркәлгән) янгын турындагы хәбәр иртәнге 3 сәгать 39 минутта килеп ирешә. 01 хезмәте шунда ук гадәттән тыш хәл урынына китә. Анда ачык мәйданда резинатехник һәм пластик әйберләр калдыгы януы ачыклана. Ут янәшәдәге складларга да күчкән», - диләр.
Янгынның гомуми мәйданы 1000 кв м-ны тәшкил итә. Урында шулай ук Роспотребнадзор һәм ТР экология, табигать ресруслар министрлыгы хезмәткәрләре дә эшли. Алар һаваның зарарлану дәрәҗәсен тикшерәләр.
Янгын сүндерү эшләренә 90нан артык кеше һәм 30 техника, шул исәптән янгын поезды да җәлеп ителгән.
"Шәһри Чаллы" видеосы:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев