Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда санитар-экологик айлык дәвам итә

Чаллыда санитар-экологик айлык дәвам итә. Шышы көннәрдә шәһәр территориясен төзекләндерү һәм җыештыру буенча өмә үткәрелде.

Төп эш төрләре - йорт яны территорияләрен, газоннарны чүп-чардан һәм яфраклардан чистарту, санитар кисү, агачлар һәм куаклар утырту, чәчәк түтәлләре казу, үсемлек калдыкларыннан арындыру.
Башкарма комитет хезмәткәрләре «Горзеленхоз» белән берлектә Ак. Королев урамы буйлап 100 данә миләш утырттылар. Үзәк район хакимияте хезмәткәрләре һәм педагогик колледж студентлары - 35 кешелек коллектив  Гренада паркы территориясен яфраклардан һәм көнкүреш калдыкларыннан чистарттылар, 8 куб.м чүп-чар җыелган.
В.Поляков урамы буенча 65 комплекс ягыннан – 100 каен, 42 нче мәктәп һәм 65/15 йорты арасында, 64/01, 02 һәм стоянка арасында - 30 нарат утыртылды, анда мәгариф һәм мәктәпкәчә учреждениеләрдән 50дән артык кеше катнашты, шул исәптән 108, 118,121, 131 нче балалар бакчалары, 42 нче мәктәп, Автозавод районы хакимияте хезмәткәрләре, «ДОМиКО» ИК хезмәткәрләре, район халкы һәм Шәһәр Советы депутаты Вадим Матюшин.
«Җиңү» паркында 24 нче мәктәп укучылары, Автозавод районы хакимияте һәм территориаль иҗтимагый үзидарә хезмәткәрләре катнашында парк периметры буенча чүп-чар һәм яфраклар җыйдылар, аның барышында 0,8 гектардан 11 куб.м чүп-чар җыелган. Өмәдә 30 кеше катнашты.
28, 29, 30 комплексларда җәмәгать пространстволарын җыештыруда территориаль иҗтимагый үзидарә активистлары, мәктәп укучылары, «Челныстройремонт» ИК актив катнашты. 28/10, 29/10, 30/09 йортлары янында скверлар, Автозавод проспекты янында парковка мәйданчыклары чистартылды. «Челныстройремонт» ИК 29/01, 28/17 торак йортлар территорияләрендә 2 тал һәм 2 балан агачлары утырткан.
Комсомол районы территориясендә Әлмәт тракты буенча 80 данә чыршы утыртылды. Агачлар утыртуда Шәһәр Советы депутаты Виталий Агапов, “Рост” партиясе активистлары, Комсомол районы хакимияте белгечләре, ТИҮ рәисләре, "Зеленая роща" инициатив төркеме активистлары катнашты. Барлыгы - 45 кеше.
Суар поселогында поселокта яшәүчеләр тарафыннан нарат үсентеләре утыртылды. Үсентеләр поселок урамнарында, балалар мәйданчыгында һәм клуб территориясендә утыртылды. Барлыгы - 500 данә.
Сидоровка паркы территориясендә «Л.Б. Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумы» студентлары тарафыннан яфраклар җыю оештырылды. "Жилкомсервис" ПКФ коллективы «Әдәби ишегалды» территориясен чистартты.
Өмә барышында «ЖилЭнергоСервис» халык идарәче компаниясе, «Электротехниклар» ИК, «Үзәк» МУП, «Булгарпиво» ААҖ, «18 комплекс» ТИҮ, «Кама 38» ТИҮ, «13 комплекс» ТИҮ, «Үзәк 7 комплекс» ТИҮ, «45 комплекс» ТИҮ, «Энтузиастлар» ТИҮ, «Үзәк 16» ТИҮ, «Прибрежный 36» ТИҮ, «Яр буе 37» ТИҮне һәм әлеге комплексларда яшәүчеләрнең актив катнашуын билгеләп үтәргә мөмкин.
Өмәдә барлыгы 706дан артык оешма катнашты. Барлыгы - 2 546 кеше. 101 куб. м артык үсемлек һәм көнкүреш калдыклары җыелган, 834 агач һәм куак утыртылган. Сентябрь-октябрь айларында утыртылган агачларның һәм куакларның гомуми саны 4 971 данә тәшкил итте.
Шәһәр территориясен чистарту һәм төзекләндерү эшләре дәвам итәчәк.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: санитар икеайлык