Чаллыда шәһәр территориясен төзекләндерү, яшелләндерү һәм санитар чистарту буенча көзге айлык узды
Экологик чара кысаларында 7 өмә үткәрелде (чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә), шул исәптән: 16 октябрьдә - гомумшәһәр өмәсе, 11 сентябрьдә – «Россия суы» бөтенроссия акциясе, 4-10 октябрьдә – «Урманны саклыйк» табигатьне саклау акциясе һ.б. Бу хакта Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев сөйләде.