Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда санкциясез сәүдәне бетерү эше дәвам итә

Август башыннан автокалада юлларда санкцияләнмәгән сәүдә булдырмау максатларында башкарма комитетның һәм полициянең җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү идарәсе хезмәткәрләреннән өч уртак төркем эшли.

16 августтан башлап урам сәүдәсен оештыруны бозу маддәсе буенча 85 беркетмә төзелгән иде инде, полиция хезмәткәрләре эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру маддәсе буенча дәүләт теркәвеннән башка яки лицензиясез 46 беркетмә төзегән.
Ике атна эчендә урам сәүдәсен оештыру тәртибен бозу маддәсе буенча 200 мең сумнан артык штраф һәм төзекләндерү кагыйдәләрен бозу маддәсе буенча 160 меңнән артык штраф язылган.

Тикшерүләр көндез дә, төнлә дә алып барыла. Инде хәзер үк билгеләп үтәргә кирәк, Үзәк һәм Автозавод районында беренче автомобиль юлы буенча җиләк-җимеш продукциясен законсыз сату күзәтелми.

Әгәр чаллылылар карбыз һәм фуралардан кавын сату шаһитлары булса, бу хакта "халык контроле"нә хәбәр итәргә киңәш ителә, чөнки намуссыз "эшмәкәрләр" үз продукциясенең сыйфаты өчен сатып алучылар алдында бернинди җаваплылык та тотмыйлар.

Фото: http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сату законсыз