Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Сәүдә үзәгендә янгын чыгу сәбәпле кешеләрне эвакуацияләргә туры килгән

Һәлакәттә зыян күрүчеләр юк.

Чаллы шәһәрендә Сәүдә үзәгендә шуруповерт зарядкасында кыска ялганыш булу аркасында 40 кешене эвакуацияләргә туры килгән. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Бүген 11.06 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 номерына Чаллыда Тынычлык проспектында "Октябрьское" сәүдә үзәгенең икенче катында янгын чыгуы турында хәбәр килгән», – дип сөйләделәр ведомство матбугат хезмәтендә.

Янгын сүндерүчеләр «Рыболов» кибетендә шуруповерт зарядкадасында кыска ялганыш булуын ачыклаган. Янгын сүндерүчеләр килгәнче 40 кеше сәүдә үзәгеннән үзләре чыккан.

Һәлакәттә үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр юк.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев