Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда шәһәр территориясен төзекләндерү, яшелләндерү һәм санитар чистарту буенча көзге айлык узды

Экологик чара кысаларында 7 өмә үткәрелде (чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә), шул исәптән: 16 октябрьдә - гомумшәһәр өмәсе, 11 сентябрьдә – «Россия суы» бөтенроссия акциясе, 4-10 октябрьдә – «Урманны саклыйк» табигатьне саклау акциясе һ.б. Бу хакта Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев сөйләде.

Көзге айлыкны үткәрү барышында түбәндәге эш төрләре башкарылды:


Көзге айлык башланыр алдыннан ук инде, Гренада паркы, Сидоровка паркы, Кереселидзе бульвары, Тинчурин бульвары, Г. Тукай исемендәге яр буе,Транспорт проезды, Чулман проспектында 46 комплекс буйлап, 37 комплекс, Әлмәт тракты буйлап, М.Йосыпов урамы һәм Чулман проспекты киселешендә, 28, 29, 30, 42 комплекс ишегалларында агачлар утыртылды. 17 сентябрьдә шәһәр мэры, Шәһәр Советы депутаты Алексей Горшков, Башкарма комитет вәкилләре, 29 комплекс халкы һәм «Челныстройремонт» идарәче компаниясе Горзеленхоз белән берлектә Шишкин бульвары территориясендә зәңгәр чыршылар утырттылар.


11 сентябрьдә шәһәр территориясендә «Яшел Россия» Бөтенроссия өмәсе һәм «Россия суы» Бөтенроссия акциясе кысаларында, 17а микрорайоны ягыннан Чаллы елгасының яр буен, Ф. Табиев исемендәге яр буе янында Кама елгасының яр буен, шулай ук 48 микрорайон артында Яр буе паркы территориясен чистарту буенча чаралар үткәрелде.


20 сентябрьдә Яр Чаллы беренче тапкыр «Экология» илкүләм проекты кысаларында «Чиста ил 2.0» автойөрешен кабул итте.


Урманга сак караш тәрбияләү, җәмәгатьчелек игътибарын урман ресурсларын саклау, яңадан торгызу һәм арттыру проблемаларына җәлеп итү максатыннан 4 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр шәһәр территориясендә «Урманны саклыйк» табигатьне саклау акциясе үткәрелде, аның кысаларында 2 170 агач һәм куак утыртылды.


16 октябрь көнне гомумшәһәр өмәсе үткәрелде, анда 35 870 кеше катнашты.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: санитар икеайлык