Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда шәһәрне чистарталар

Санитар-экологик айлык кысаларында шәһәр территориясен төзекләндерү һәм җыештыру буенча өмәләр үткәрелде.

Төп эш төрләре - йорт яны территорияләрен, газоннарны чүп-чардан һәм яфраклардан чистарту, санитар кисү һәм агачлар һәм куаклар утырту, чәчәк түтәлләрен казу, үсемлек калдыкларын һәм чүп-чарларны чыгару.
Башкарма комитет хезмәткәрләре, «Горзеленхоз» ААҖ белән берлектә, Яр Чаллы проспекты буенча Мерседес салоны ягыннан 25 данә чыршы утырттылар. Моннан тыш Хәсән Туфан проспекты буенча (Тынычлык проспектыннан Мәскәү проспектына кадәр) 2, 3 комплекслар ягыннан. 16 куб. м. үсемлек калдыклары җыелган.
«Горзеленхоз» ААҖ хезмәткәрләре тарафыннан Магистраль урамы буенча 307 данә, Шишкин бульварында һәм Шишкин юлында 232 төп агач һәм куаклар утыртылды.
Үзәк районы хакимияте коллективы, ТИҮ белән берлектә, Тынычлык проспекты буенча 3 комплекс ягыннан территорияне чистарттылар. КФУ студентлары Тынычлык проспектын 10 комплекс ягыннан яфрактан чистарттылар.
Татарстан урамында Автозавод районы хакимияте һәм территориаль иҗтимагый үзидарә хезмәткәрләре катнашында чүп-чар һәм яфракларны җыештыру оештырылды. Анда 20 кеше катнашты. 0,9 гектардан 10 куб. м яфрак җыелды. «Чаллыгаз» эксплуатация-җитештерү идарәсе хезмәткәрләре 51 комплекс янындагы территорияне чүп-чардан һәм яфраклардан чистарттылар. Комсомол районы хакимияте хезмәткәрләре «Горзеленхоз» ААҖ белән берлектә Марат Бибишев исемендәге парк территориясен чистарттылар. 8 куб. м. үсемлек калдыклары җыелган.
Е.Н. Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллияте һәм Л.Б. Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумы студентлары «Сидоровка» һәм «Комсомол» парклары территорияләрен яфраклардан һәм чүп-чардан чистарту буенча эшләр башкардылар.
Сидоровка, Элеватор тавы, Замелекесье, Рябинушка, Иске Чаллы, Орловка шәхси секторлары территорияләрендә үсемлек калдыкларын чыгару буенча эшләр оештырылды.
Өмә барышында барлык идарәче компанияләрнең, Торак милекчеләре ширкәтенең, ТИҮнең, микрорайоннарда яшәүчеләрнең, белем бирү, мәктәпкәчә һәм медицина учреждениеләренең, яшьләр үзәкләренең, мәдәният һәм спорт учреждениеләренең актив катнашуын билгеләп үтәргә мөмкин.  
Өмәдә 200дән артык оешма катнашты. Гомуми колач - 1500дән артык кеше. 157 куб. м. артык үсемлек һәм көнкүреш калдыклары җыелган һәм чыгарылган, 564 төп агач һәм куаклар утыртылган.
Сентябрь-октябрь айларында утыртылган агачларның һәм куакларның гомуми саны 18 163 данә тәшкил итте.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: санитар икеайлык