Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда танылган педагог Карл Әхмәтов үлде

Кайгы уртаклашуны аның кызы - шәһәр башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Гөлнар Әхмәтова кабул итә.

Кичә кич белән, 22 августта, Яр Чаллыда танылган педагог Карл Мөхатович Әхмәтовның йөрәге тибүдән туктады. Аңа 83 яшь иде.
Карл Мөхатовичны язмыш 1974 елда Яр Чаллы белән бәйли. Шул елларны ул 2нче мәктәп директоры итеп билгеләнә. Аннары 46нчы мәктәп, 57нче һөнәри училище (бүгенге көндә ул политехника көллияте исеме белән йөри) җитәкчеләре була. Лаеклы ялга исә 12нче мәктәп директоры урыныннан китә.
Әтисен югалту сәбәпле авыр кайгыны шәһәр башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Гөлнар Әхмәтова кабул итә.
Карл Мөхатович Әхмәтовны соңгы юлга озату бүген, сәгать 10да, Үзәк урамда урнашкан “Тәүбә” мәчете янында уздырыла. Аны хатыны кабере янында - шәһәр зиратында күмәләр. Римма Әхмәтова 2015 елда вафат булган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кайгылы хәбәр